tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгынамә
Кайгынамә

Кайгынамә

16 нчы ноябрьдә Красноярск өлкәсендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, әлеге өлкәдәге бердәнбер квалификацияле, югары категорияле татар теле укытучысы, милләттәшебез Роза Шамил кызы Сабитова вафат булды. Аңа нибары 53 яшь иде. Ул 30 елдан артык гомерен балаларга татар телен өйрәтүгә, милли гореф-гадәтләребезне саклауга багышлады. Өтнә урта мәктәбендә татар теле рус һәм чит телләр белән беррәттән, аерым фән буларак укытылды. Роза ханым татар телен һәм мәдәниятен укыту программасы авторы да иде.

“Туган телне һәм әдәбиятне укыту буенча иң яхшы укытучы” Бөтенроссия конкурсында “Гореф-гадәтләрне саклау” номинациясендә (2012) Роза Сабитова җиңү яулады. Үзенең эчтәлекле дәресләре белән, шулай ук Россиякүләм уздырылган “Минем иң яхшы дәресем” бәйгесендә (2017) уңышка иреште. Үз һөнәренә тугры булган өчен, Россия мәгариф министрлыгы медаленә, Красноярск крае хөкүмәтенең мактау грамотасына лаек булды. Үз төбәгендә туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш керткәне өчен аңа күп төрле рәхмәт хатлары тапшырылды. Роза Шамил кызы Сабитова кешеләргә ярдәмчел, ачык йөзле булуы белән аерылып торды.

Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел булсын. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Роза Шамил кызы Сабитова вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Урыны җәннәттә булсын.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*