tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Канатлар очканда ныгый
Канатлар очканда ныгый

Канатлар очканда ныгый

Ульян өлкәсе Павловка районы башлыгы, район татарларының лидеры Шамил Абуталипов 1959 елның 15 ноябрендә өлкәнең Муратовка авылында якты дөньяга аваз сала. Күрше Баклуши авылына йөреп урта мәктәпне тәмамлый. Гап-гади авыл баласын югары уку йортына илтүче сукмак әнә шуннан башлана.

Шамил Абуталипов Ульяновск дәүләт педагогия институтын уңышлы гына бетереп, физика hәм математика укытучысы hөнәренә ия була. Ата-бабасы җирен өзелеп яратучы егет бәхет эзләп еракларга китми. Хезмәт юлын әле күптән түгел генә үзе белем алган Баклуши урта мәктәбендә башлап җибәрә. Озак та үтми, авыл яшьләре Шамил Абдуллаҗан улын “Ленин юлы” күмәк хуҗалыгының комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Бу җаваплы вазыйфаны бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара. Аннары үзен комсомолның Павловка район комитетына секретарь итеп сайлыйлар. Шул чорда тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен ВЛКСМ Yзәк Комитетының Мактау грамоталары белән берничә тапкыр бүләкләнә.

Ул гаҗәеп йомшак, киң күңелле, итагатьле, тыйнак, зыялы, төпле фикерле, көләч йөзле булуы белән күпләрдә соклану тудыра. Кыю, кайчак гаять кискен, кайберләрнең йөрәгенә тиярлек фикерен уңга-сулга боргаланмыйча әйтә белүе белән яшьләрнең, гомумән, район халкының олы хөрмәтен казана. Булдыклы, максатчан егет очарга омтылып канатларын каккан кош сыман яңа үрләр яуларга әзер була. Шушы күркәм сыйфатларын исәпкә алып, район җитәкчелеге 1987 елда милләттәшебезне Павловка балалар йорты директоры вазыйфасына билгеләү турында карар кабул итә. Ятим сабыйларны тәрбияләү өлкәсендә эшләп, үзен сәләтле җитәкче сыйфатында таныта. Шул дәвердә Ульяновск өлкә мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелгән конкурста катнашып, “Ел кешесе” номинациясендә җиңү бәхетенә ирешә. Ә 1988 елда СССР халык депутаты булып сайлана. 1997 елда танылган милләттәшебез Павловка район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнә. Ул мәгариф hәм мәдәниятне үстерү, пенсионерлар hәм ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтү, төрле бәйрәмнәр оештыру юнәлешендә зур тырышлык куеп хезмәт итә.

Татар җанлы җитәкче үз милләте алдындагы мөкатдәс бурычын да югары дәрәҗәдә үти. Ул озак еллар инде район татар автономиясен уңышлы әйдәп бара. Чөнки бала вакытта әти-әнисе, әби-бабасы, укытучылары аңарда газиз ана теленә, татар мәдәниятенә hәм сәнгатенә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләгәннәр. Бүген ул – татар халкының данлыклы вәкиле, Ватаныбызның тугрылыклы улы, район татарларының алтын баганасы, терәге hәм ышанычы. Хәзер Павловка җиренең өч татар авылында да мәктәпләр, мәдәният йортлары, китапханәләр hәм мәчетләр эшләп килә. Район үзәгенең искиткеч матур мәчете манарасыннан көненә биш тапкыр моңлы азан тавышы яңгырый.

Татар автономиясенең Павловка бүлекчәсе җитәкчесе, район башлыгы hәм депутатлар Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Шамил Абуталипов инициативасы буенча чират белән татар авылларының берсендә ел саен халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме үткәрелә. 2018 елда бу милли бәйрәм Муратовка авылында гөрләп узды, ә Евлейка авылы клубында Татар теле hәм мәдәнияте көне үтте. Бәйрәмнең икенче өлешендә күптән түгел генә дөнья күргән “Евлейка – гомер бишегем” дип исемләнгән искиткеч бай эчтәлекле китап авыл халкы игътибарына тәкъдим ителде. Районның татар авылларында танылган шагыйрьләребез иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр дә даими рәвештә уздырыла.

Шамил Абдуллаҗан улы 2001 елда Павловканың 32 нче санлы hөнәри белем бирү училищесына директор итеп күчерәләр. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип халкыбыз хак әйтә. Шамил әфәнденең тырышлыгы аркасында бу уку йорты яңадан-яңа үрләр яулый. Хәзер ул Иске Кулаткы дәүләт механик-технологик техникумының филиалы статусына ия. Биредә 320гә якын егет hәм кыз автомеханика, финанс-кредит белгечлекләре буенча гыйлем нигезләрен үзләштерә. Уку йорты замана таләпләренә туры китереп җиhазландырылган, hәммә җирдә тәртип hәм пөхтәлек сизелә. Техникум белән күршедә генә тулай торак урнашкан, спорт белән шөгыльләнү, рәхәтләнеп ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Өч дистәгә якын югары белемле педагог эшли. Алар – уку йортының умыртка баганасы, нигезе. Шамил Абдуллаҗан улы үзенең коллективында, укучылар арасында тәрбия эшен югары дәрәҗәгә куеп, хезмәт алдынгыларына хөрмәт күрсәтә, аларны үрнәк итеп куя, ә инде бераз ялкаурак укучыларны ягымлы сүзе белән тәрбияләргә тырыша.

Мәгариф тармагы ветеранының күпьеллык намуслы хезмәтен дәүләтебез югары бәяләгән. Ул – “Россия Федерациясе башлангыч hөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” дигән почетлы исем иясе. 2006 елда электротехник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация якларга да өлгерде.

Шамил Абдуллаҗан улының гаилә тормышы да hәркем сокланырлык. Хатыны Вәсилә – терекөмештәй хәрәкәтчән, ачык йөзле, уңган hәм булдыклы, тыйнак ханым. Ул – яраткан иренең төп таянычы, шатлыкларын, борчу-кайгыларын бүлешүче, караңгы көннәрен яктыртучы. Бергәләп ике бала үстергәннәр. Кызлары Гүзәл Ульяновск дәүләт университетының финанс-кредит факультетын тәмамлаган, тормыш иптәше белән игезәк бала тәрбиялиләр. Уллары Руслан – югары белемле юрист, Инза районы прокуроры ярдәмчесе вазыйфаларын башкара.

Рәшит Шабакаев

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*