tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Гаяз Исхакига багышланган чаралар узачак
Казанда Гаяз Исхакига багышланган чаралар узачак

Казанда Гаяз Исхакига багышланган чаралар узачак

Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында Татарстан милли музеенда 22 июльдә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакига багышланган электрон экспозиция ачыла. Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул «Аяз-Тахир Төркестан Идел Урал» фонды тырышлыгы белән оештырылган.

Чарада беренче тапкыр Г.Исхакыйга багышланган Татарстан милли музее, А.М. Горький әдәби-мемориаль музее, Татарстан милли архивы, Камал театры музее фондларына сакланучы материаллар күрсәтеләчәк.

Язучының «Гаяз Исхаки: тәрҗемәи хәле һәм иҗаты сәхифәләре» күргәзмәсендә куелган шәхси әйберләре 1997 һәм 2002 елларда Татарстан президенты идарәсеннән Татарстан милли музеена тапшырылган. Шул вакытларда Төркиядә яшәгән татар эшмәкәре Әхмәтвәли Мәңгәри хәйрия фонды һәм аның кызы һәм фондның рәисе Сафия Имре Төркиядән Гаяз Исхакиның шәхси әйберләрен алып килеп Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиевка тапшырган иде. Соңрак алар Татарстан милли музеена бирелде.

20 июльдә Казанга «Аяз-Тахир Төркестан Идел Урал» фонды рәисе Тюлай Дюран ханым киләчәк. Ул Чистайда һәм Гаяз Исхакиның Яуширмәдәге Тарихи-мемориаль һәм этнография комплексында булачак.

22 июльдә Татарстан фәннәр академиясендә Исхакиның әдәби мирасын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл узачак.

Материал “Азатлык” радиосы сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*