tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лейпциг “Татарча диктант” язды
Лейпциг “Татарча диктант” язды

Лейпциг “Татарча диктант” язды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган акция кысаларында Германиянең төрле шәhәрләреннән махсус килгән милләттәшләребез Лейпцигта татарча диктант яздылар.

Бу чараны без, “Аргамак” вәкилләре Асия Матушанская, Гөлназ Вәлиева hәм Данис Алиаскәров, Альбертина исемле, 5 миллион томлык хәзинәгә ия булган атаклы университет китапханәсендә уткәрдек.

Әле куптән тугел генә Лейпциг университетында докторлык диссертациясен яклаган Асия кунакларны белем сакчысы булган борыңгы бинаның тын залларына җитәкләп алып керде. Бу заллар татар теленең яңгыравына исе китеп, сокланудан тагын да тынып калган иде сыман. Гомумән, диктант ниндидер күтәренке бер рухта утте.
Башлангыч мәктәпнең дүртенче сыйныфында укучы, Германиядә туып үскән Эльнара Ильясованың кечкенә генә бармаклары белән тоткан каләме татар сузләрен тезүе аеруча күңелне җылытты. Лейпцигтагы диктантның үзенчәлеге дә булды: бүген монда диктантны бер немец егете дә язды бит әле!

Максимилиан Фляйг бер ел элек Диләрә исемле татар кызына өйләнгән hәм шуңа татар телен өйрәнә икән. Ул, әлбәттә, текстның катлаулыгына борчылды, әмма алай да тырыша-тырыша ике сәгатьлек диктантны язып чыкты.

“Мин бик теләп бу чарада катнаштым, чөнки минем татар телендә яза алам микән дип, көчемне сынап карыйсым килде”, – ди Максимилиан.

Ул татар җырларын тыңлый, Диләрәдән татар әкиятләрен укытырга ярата икән. Татар теле шигъри тел һәм матур яңгырый, дип соклануын белдерә ул.

“Мин татар телен, беренче чиратта, ул – хатынымның һәм аның гаиләсенең туган теле булганга күрә өйрәнәм. Балаларыбыз тугач та, аларны, әлбәттә, татарча язарга һәм укырга өйрәтәчәкбез, туганнары белән дә, башка татарлар белән туган телендә аралаша алырга тиеш алар”, – ди немец егете.

“Татарларның төрле чаралар оештырып, үз мәдәниятларын һәм телләрен саклап килүләре бик мөхим. Бигрәк тә бүгенге вәзгыятьтә, азсанлы халыкларның тел һәм мәдәният үсешенә киртәләр куелып, шул ук вакытта күпсанлы халыкларның милләтчеләрен тыймаган чорда. Германияның тарихында андый вакыт булды инде, нәтиҗәсе – немец халкының мәнфәгатьләрен теләсә нинди бәя хакына башка халыклардан өстенрәк куйган канлы Гитлер режимы булды. Без, Европада яшәүче мәгърифәтле кешеләр дөньяда барлык халыклар да тынычлап яши алуы өчен, милләтчелек һәм шовинизмга каршы көрәшергә тиеш”, – ди Максимилиан.

Шулай итеп диктанттан соң кешеләр әле үзара фикер алышты. Барлык катнашучылар да бу акция татар теле кагыйдәләреннән башлап туган телебезнең хәленә кадәр төрле темаларга уйланырга мәҗбүр итә дип килештеләр.

Татарча диктантны укырга тиеш булган режиссёр Илшат Рәхимбай, Барселонада рейс тоткарлану сәбәпле, чарага килеп өлгермәде. Нәтиҗәдә, бу юлы укытучы вазифасын мин башкардым. Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзекне бүген безнең татарларыбызга уку үзе бер рәхәт булды.

Гөлназ Вәлиева, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Лейпциг, Германия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*