tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов: “Кайбер министрлыкларның татар теленә дәүләт теле буларак мөнәсәбәте бик салкын”
Марат Әхмәтов: “Кайбер министрлыкларның татар теленә дәүләт теле буларак мөнәсәбәте бик салкын”

Марат Әхмәтов: “Кайбер министрлыкларның татар теленә дәүләт теле буларак мөнәсәбәте бик салкын”

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бүген комиссия утырышында татар телен “дәүләт теле дип танымаган” министрлыкларны атады.

– Урыннардагы җитәкчеләрнең татар теле проблемасына битараф булмавы бик кирәк. Чөнки халык анда. Турыдан-туры кешеләр белән, халык язмышы белән бәйле җитәкче кешеләр анда. Министрлыклар, муниципаль районнарның сайтларына, социаль челтәрдәге аккаунтларына анализ ясадык. Аларга үзебезнең тәкъдимнәрне җиткердек. Кайбер министрлыкларның татар теленә дәүләт теле буларак мөнәсәбәте бик салкын. Спорт министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы,  Инвестицияләр агентлыгы һ.б. берничә даирәләрне санап китә алам. Аларның бүгенге көндә телгә мөнәсәбәте бик сүрән.  Министрлыкларның телгә мөнәсәбәтен тирәнтен ачыклап, Президентка аңлаешлы һәм аның административ ресурсларын файдаланырлык итеп мөрәҗәгать әзерләргә кирәк булачак. Безнең комиссиянең алар мөрәҗәгатен ишетәме-ишетмиме… Президент белән сөйләшү булуга карамастан, атналык киңәшмәләрдә бик күп министрлар, татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый. Шундый күрсәтмә булуга да карамастан. Киңәшмәләрдәге барган аларның ул мөнәсәбәтен анализлап, Президент өстәленә ул мәгълүматны һичшиксез салырбыз. Чөнки шәхси үрнәк бик кирәк. Бигрәк тә җитәкчелекнең шәхси үрнәге. Ул җитәкчелек ни дәрәҗәдә югарырак, аның сүзе, аның үрнәге шул дәрәҗәдә үтемлерәк. Һәр көн, һәрберебез телне үстерү һәм киләчәк буынга җиткерү буенча нәрсәдер эшләп торсак, гел хәрәкәттә булсак, файдасы тими калмас. Безнең республика структураларының муниципаль районнар белән элемтәсе тыгыз түгел. Ә районнарның халык белән элемтәсе шулай ук тыгыз түгел. Телгә хезмәт итүне дәүләт заказын үтәү генә дип кабул итәргә ярамый, – диде Марат Әхмәтов.

Лилия ЛОКМАНОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*