tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә елның иң яхшы яшьләр проектлары ачыкланды
Мәскәүдә елның иң яхшы яшьләр проектлары ачыкланды

Мәскәүдә елның иң яхшы яшьләр проектлары ачыкланды

Мәскәүдә «Хәрәкәт Lite 2020» татар яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләре буенча VI премияләр тапшыру тантанасы булды. Онлайн-трансляция Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге студиясеннән оештырылды.

Премияләр тапшыру тантанасын Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин ачты. Ул башкала яшьләренә инициативалы булулары өчен рәхмәт әйтте, шуның нәтиҗәсендә «Хәрәкәт» яшьләр проектлары бәйгесе инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Ул шулай ук Мәскәүдә Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары каршында 16 яшьләр якташлыгы эшләп килүен, аларның иҗади проектларны актив рәвештә гамәлгә ашыруын искәртте. Быел премиянең оештыру комитетына алты номинация буенча илледән артык гариза килгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Мәскәү дәүләт университеты татарлары» – «Югары уку йортының иң яхшы студентлар якташлыгы»; «Мирас татар мәдәнияте үзәге» (Монреаль, Канада) – «Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендә иң яхшы проект», «АЛГА» спорт клубы «Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә иң яхшы проект» дип табылды.

«Яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өлкәсендәге иң яхшы проект» номинациясендә «Туганнарым» проекты җиңде; «Милли элементларны үз эченә алган иң яхшы бизнес-проект (кече бизнес)» категориясендә EKIYAT татар орнаментлары кулланып эшләнгән бизәнү әйберләре иң яхшысы дип табылды. Travel-блогер, сәяхәтче Азиза Ракитская иң яхшы татар блогеры булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантананы Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Дусаева һәм Азат Галләмшин алып барды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*