tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүнең “Шүрәле” төркеме Казанда беренче тапкыр үзенең зур концертын куя!
Мәскәүнең “Шүрәле” төркеме Казанда беренче тапкыр үзенең зур концертын куя!

Мәскәүнең “Шүрәле” төркеме Казанда беренче тапкыр үзенең зур концертын куя!

Казанның Халыклар дуслыгы йортында 22 март көнне “Шүрәле” фюжн-төркеме һәм “Голос” проекты ярымфиналчысы Иделия Мөхәммәтҗанова концерты узачак.

2“Кунакларны җанлы этник музыка, искиткеч костюмнар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр көтә”, – дип вәгъдә итә оештыручылар.

“Шүрәле” төркеме 2010 елда Мәскәү шәһәрендә оеша. Катнашучыларның төп теләге – үз композицияләрен һәм халык җырларын заманча аранжировкада world music стилендә башкару. Кыскасы, халык көйләрен популярлаштыру, заманга һәм төрле милләт тыңлаучыларына яраклаштыру. Бүгенге көндә төркем үз җырлары өстендә эшли, алар нигезендә, асылда, заманча европа стандартларына туры килә торган татар көйләре ята. Татар текстлары белән генә чикләнмичә, рус, инглиз сүзләренә язылган җырларны да башкара “Шүрәле” төркеме. Шулай ук кинофильмга көй язу тәҗрибәләре дә бар.

3Оешкан мәлендә “Шүрәле” татар музыкасын бары уен коралларында гына башкара. Төркемгә Иделия Мөхәммәтҗанова килеп кушылгач, композицияләр аның нәфис тавышы һәм халыкчан җырлавы белән дә бизәлә башлый.

Шүрәле – үз вакытында Мәскәүдә татар телендә җанлы музыка башкаручы бердәнбер колектив иде. Төркем гаҗәеп этно-рок жанрында эшләве белән үзенчәлекле. Бу музыканы алар классик эшләнештә лә, заманча бизәлештә дә яңгырата.

“Шүрәле” исеме исә, татар һәм башкорт әкиятләрендә чагылыш тапкан мифик персонажга бәйле. Шүрәле, алар фикеренчә, җор телле, яхшы күңелле, беркатлы зат. Шулай килеп чыга да – әкиятләргә күз салсак, шүрәленең берсенә дә зыяны тимәгән. “Шүрәле” дә, үз җырларын күңелле, гадәти булмаган рухта башкара – тамашачы да битараф калмый.

Казан тамашачысына “Шүрәле” төркеме Turkvizyon-2014 бәйгесенең сайлап алу туры аша да таныш. Мәскәү кунакларын жюри рәисе, Татарстанның халык җырчысы Венера Ганиева күреп алып, ошатып калган иде.

4Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, 2014 елда төркем тулы составы белән Бөтендөнья татар яшьләре Форумында делегатлар буларак катнашты. Форум 2014 елның август аенда Казанда узды һәм дөньяның төрле илләреннән 600 катнашучы җыйды.

Төркемнең солисткасы – Иделия Мөхәммәтҗанова “Голос” проекты ярымфиналисты.

“Шүрәле” рус һәм татар эстрадасы артистлары белән “Государственный Кремлёвский дворец”, “Крокус Сити Холл”, “Известия Холл” һ.б. концерт залларында чыгыш ясаган. Мәскәүдә узучы Сабантуй бәйрәменнән дә, башка чаралардан да читтә калмый.

Төркемнең составы:

Рөстәм Байбиков – флейта, вокал. Илдар Сәләхов (Татарстанның атказанган артисты) – баян, вокал. Марат Галимов – электрогитара һәм акустик гитара.

Виталий Савельев – барабаннар, перкуссия. Иделия Мөхәммәтҗанова – вокал, клавишалар.

Керү бәясе – 350 сум. Студентлар өчен – 300 сум.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*