tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханә Нәби Дәүлигә багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде
Милли китапханә Нәби Дәүлигә багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде

Милли китапханә Нәби Дәүлигә багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде

Язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, Бухенвальд-Дор фашист концлагерьларындагы фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы, күпләргә билгеле «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләре авторы Нәби Дәүлинең тууына 1 июньдә 110 ел тула.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әлеге уңайдан виртуаль күргәзмә әзерләде. Әлеге күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләре һәм мирасы турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирү максаты куелды, дип хәбәр итә Милли музейның рәсми сайты.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*