tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Муса Җәлил исемендәге мәктәп белән таныша
Милли Шура рәисе Муса Җәлил исемендәге мәктәп белән таныша

Милли Шура рәисе Муса Җәлил исемендәге мәктәп белән таныша

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Чиләбе шәһәренең Советлар Союзы герое Муса Җәлил исемендәге 81нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.

Бу минутларда Татарстанның атказанган укытучысы Сания Вахит кызы Шевченко татар теле буенча ачык дәрес бирә.

Мәктәп турында кыскача белешмә: Мәктәп 1965 елда ачыла. 2016 елда дәүләт аккредитациясе уза. Гомуми һәм өстәмә белем бирү буенча лицензиясе бар.

Бүгенге көндә мәктәптә ике сменада 783 укучы белем ала.

Мәктәп 100% укытучылар белән тупланган:

– 1 Россия Федерациясенең атказанган укытучысы,

– 1 атказанган мәдәният хезмәткәре;

– 6 укытучы хөкүмәт һәм министерлык бүләкләренә ия;

– 15 – югары квалификация категориясенә ия;

– 15-  беренче квалификация категориясенә.

Сания Вахит кызы Шевченко Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

Әлеге мәктәп 2007 елдан бирле Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессы Башкарма Комитеты белән хезмәттәшлек итә.

2009 елдан башлап Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессы Башкара комитеты белән хезмәттәшлек турында шартнамә төзелә. Шушы чорда дустанә мөнәсәбәт урнаша. Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә түбәндәге чаралар традициягә әйләнәе:

  • Татар теле һәм әдәбияты буенча Олимпиада;
  • Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү буенча 4-нче,5-нче, 6-нчы һәм 7-нче сыйныфларда класстан тыш чаралар;
  • Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил иҗатына багышланган укучылар бәйгесе;
  • “Татар кызы” һәм «Нәни җәүһәрләр» конкурсларының кайбер сайлап алу турлары
  • Чиләбе өлкәсе Закон чыгару собраниесе депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Лены Колесникова инициативасы буенча татар теле һәм әдәбияты, сәнгать кабинетлары булдырылды;
  • Чиләбе өлкәсе Закон чыгару собраниесе депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Лены Колесникова инициативасы буенча Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган музей оештырылды һ.б.

2015 елның 29 апрелендә Чиләбе шәһәр Думасы карары нигезендә мәктәпкә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*