tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миннәхмәт хаҗи чишмәсе
Миннәхмәт хаҗи чишмәсе

Миннәхмәт хаҗи чишмәсе

Иске Майна районы Иске Кызылсу – Урайкино авыл җирлеге башлыгы Әсхать Галяутдинов җәмәгать урыннарын һәм авыл урамнарын төзекләндерү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Быел ул дәүләт программасына таянып, авылның чишмәләрен тәртипкә китерү мөмкинлеге тапкан.

Ульяновск өлкәсенең табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында бөтен гомерен тырыш, намуслы хезмәткә багышлаган һәм шактый вакыт мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын башкарган мөхтәрәм шәхес – Миннәхмәт хаҗи Нәсибулла улы истәлегенә “Миннәхмәт хаҗи чишмәсе” төзекләндерелгән.

Кыска гына вакыт эчендә авыл осталары чишмәне үзен чистартканнар, су җыела торган боҗраларны яңартканнар, агачтан эшләнгән һәм өсте каплаган бура, халыкка утырып ял итеп алу өчен эскәмияләр китереп куйганнар, шулай ук бик тә уңайлы һәм җайлы баскычлар ясаганнар.

Миннәхмәт хаҗи Нәсибулла улы гомере буе шушы су чыганагын – тәмле һәм шифалы сулы кизләүне төзекләндереп, кадерләп карап торган. Ул 1933 елның 15 маенда күп балалы гаиләдә туа. Гаиләдә уртанчы бала булгангамы, әллә инде әти-әнисенә булышырга һәрвакыт ашкынып торгангамы, өй һәм йорт эшләрен башкарырга күбрәге аңа кушканнар. Мәсәлән, ерак кизләүдән көн саен эчә торган су ташу бурычы Миннәхмәткә йөкләнгән була. Шуңа күрә гаилә корып җибәргәч, тормыш юлдашына бераз җиңелрәк булсын өчен ул йортларын нәкъ менә су буена салып куя. Күптән хыялланган җиләк-җимеш бакчасы да барлыкка килгәч, балалары кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үссеннәр өчен 1963 елда машина тәгәрмәче куярлык кечкенә генә кизләү казый. Аннары таш боҗра китереп куйдырып, авыл халкын искиткеч тәмле чишмә суы белән шатландыра. Ә менә иске кизләүне күпер ясаган вакытта күмдереп китүләренә бик тә борчыла.

– Авылыбыз территориясендә урнашкан барлык чишмәләрне дә тәртипкә китерү максаты куябыз. Авыл халкы да, кунакка кайтучы якташларыбыз да тәнгә сихәт бирүче тәмле чишмә суыннан рәхәтләнеп чәй эчсеннәр. Хәзер инде Ханифә карчык кизләвен дә төзекләндерү чарасын күрәбез. Безнең төбәк кешеләре өчен бу бик тә кадерле урын,- ди авыл җирлеге хакимият башлыгы Әсхать Галяутдинов.

Ульяновск өлкәсендә чишмәләр һәм кизләүләр өлкә Губернаторы Сергей Морозов инициативасы буенча һәм “Тирә-юнь мохитне саклау һәм Ульяновск өлкәсенең табигать ресурсларын яңадан торгызу” дип исемләнгән дәүләт программасы нигезендә төзекләндерелә. Агымдагы елда өлкәбездә утызга якын чишмәне тәртипкә китерү каралган.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*