tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырды
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырды

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырды

30-нчы ноябрьдә, рабигыль-ахир аеның 15-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Әниләр көненә багышлап, үзенчәлекле балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм оештырды. Чарада барлыгы 30 әни һәм 70 бала катнашты. Очрашуга күп балалы гаиләләр, ялгызы балалар үстерүче аналар, “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган инвалид балалар чакырылды.

– “Ана – бөек исем” дигән күренекле татар шагыйре Һади Такташ. Әниләрне һәрвакыт искә алырга, һәрбер мизгелдә алар турында онытмаска кирәк, – дип мөрәҗәгать итте үзенең сәламләү сүзендә Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова.

Аннары ул Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтендә әниләргә бик зур урын бирелүе, ананың роле, аның вазифаларына тукталып үтте. Әлеге залда утыручы әниләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бик зур әҗер-саваплар әзерләнгән, чөнки сез күп балалы әниләр дип хәдис китерде. Бу савапка тулысы белән ирешү өчен сезгә Аллаһка якынаю, Аның яраткан коллары рәтендә булуны телим, дип тәмамлады ул сүзен.

Оештыручылар тарафыннан әниләр өчен яулык бәйләү, флористика буенча мастер-класс оештырылды. Ә балалар чәчкәләр, открыткалар, пластилиннан әйберләр ясау белән шөгыльләнде.

8 бала анасы буларак очрашуга килгән Алия Гаджиева “Зәкят” фонды белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәвен, фондның балаларны тәрбияләүдә таяныч булуын искәртте. Исемен күрсәтергә теләмәгән бер әни, балаларның әтисе янгында һәлак булганнан соң, күңел төшенкелегенә бирелүе турында сөйләде. “Мине бүгенге чарага “Зәкят” фонды хезмәткәрләре үгетләп алып килде. Балалар һәм әниләр өчен бик матур бәйрәм булды”, – дип рәхмәтләрен җиткерде.

Очрашу ахырында балаларны һәм әниләрне «Зәкят» фонды тарафыннан һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән табын көтте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*