tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кузбасста Татар мәдәнияте көннәре фестивалендә татар ансамбльләре бәйгесе була
Кузбасста Татар мәдәнияте көннәре фестивалендә татар ансамбльләре бәйгесе була

Кузбасста Татар мәдәнияте көннәре фестивалендә татар ансамбльләре бәйгесе була

2 декабрьдә Кемерово өлкәсендә беренче тапкыр «Татар мәдәнияте көннәре» онлайн-фестивале узачак. Бәйрәмдә өлкәнең 15 татар ансамбле җыр һәм бию осталыкларын күрсәтәчәк. Бу хакта фестивальнең оештыручысы Тимур Галиев сөйләде.

«Кемерово өлкәсендәге барлык авылларда булдык, төбәктәге ансамбльләрне барлап, чыгышларын видеога төшереп чыктык. Аларны онлайн карап, тавыш бирү ысулы белән сайлап алачакбыз. Көндәшлек зур, ансамбльләр җыр, бию номерларыннан тыш, аш-су осталыкларын да күрсәтә. Катнашучыларның уртача яше — 50 яшь. Фестивальгә татар халык, эстрада җырларын башкаручылар кабул ителде», — диде ул.

Тимур сүзләренчә, фестиваль You Tube хостингында Кузбасс татараларының үз каналында барачак. «Бәйрәмне „Татар федераль милли-мәдәни автономия“ оешмасы үткәрергә ярдәм итә. Өч сәгатьлек бәйрәмне теләге булган һәр кеше интернетка кереп карый алачак. Гомумән, фестиваль 40 номердан торачак. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак», — диде оештыручы.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*