enrutat
Баш бит / Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган онлайн-шигърият бәйрәме
Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган онлайн-шигърият бәйрәме

Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган онлайн-шигърият бәйрәме

Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте, Казан кооператив институты, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге  язучы — фронтовик, шагыйрь, Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган халыкара күләмендә Онлайн-шигърият бәйрәме уздырды.  Чараны бүгенге көнгә туры китерү дә очраклы түгел, нәкъ моннан 110 ел элек Нәби ага Дәүли Әлки районының Яңа Камка авылында дөньяга килә.

Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Рөстэм кызы Нәбиева сүзләрен  быел Нәби Дәүли истәлегенә уздырылачак чараларга тукталды. Әйтик, 7 май көнне Нәби Дәүли исемендәге Әлки районы гимназиясе каршында Нәби Дәүлигә бюст куелды.  Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты белән берлектә “Тропа Наби Даүли- Нәби Дәүли эзләре” дигән туристик маршрутны да тормышка ашырырга уйлаулары,  Язучының “Яшәү белән үлем арасында” дигән китабын инглиз теленә  нәшир итү ниятләре барлыгын да җиткерде. Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлигә экспозиция  дә эшли башлавын җиткерде. Фикерен дәвам итеп, “Бар эшебез язучының,  иҗатын пропагандалаудан гыйбарәт. Татар язучының  бар уе, фикере яшәү көченең әһәмиятен аңлатуда, татар халкын олылау билгесе белән сугарыла”, диде. Һәм  Нәби аганың Бәхет турындагы шигъри юлларны искә төшереп китте.

Бәхетлеме кеше дөньяда?

Ай туганда җиргә туса да,

Бишегендә көлеп ятканда

Күз тиярлек матур булса да,

Туган җирен анам димәсә,

Анам диеп янып көймәсә,

Чишмә суын учлап эчкәндә

Йөрәгендә шатлык сизмәсә,

Нигә туган кеше дөньяга?

Нәби Дәүлинең туган ягында,  Алпар авылы мәктәбендә туган якны өйрәнү музее бар. Җитәкчесе Гөлсинә Фоат кызы Гыйниятуллина, язучы белән булган истәлекләрне искә төшерде. Укучылар Нәби аганың шигыръләрен сөйләде. Базарлы Матакта эшләп килүче Нәби Дәүли исемендәге гимназия директор урынбасары Лилия  Әһлиуллина  Нәби Дәүли экспонатларын кадерләп саклауларын, фәнни-гамәли конференцияләр уздыруларын сөйләде. Гимназия укучылары шагыйрьнең шигъри тәлгәшләрен бүләк итте.  Нәби Дәүлигә бюст куелу шатлыкларын уртаклаштылар. Бюстны Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте тормышка ашырган иде. Нәби ага белән бәйле экспонатлар Әлки районының  Сергей Лесенков исемендәге тарихи — крайны өйрәнү музеенда да саклана.  Алар хакында җиренә җиткереп фәнни хезмәткәр  Рамилә Галиева  сөйләде.

Онлайн-шигърият бәйрәмендә Нәби Дәүлинең иҗаты буенча диссертация язган галимә, филология фәннәре кандидаты Сиринә Миннегалимовна да бар иде. Аның чыгышы вакытында фикер алышулар да булды. Язучылар тарафыннан язылган мәкаләләрне туплап китап иттереп чыгару кирәклеге дә әйтелде.

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да Нәби ага турындагы саллы фикерләре белән уртаклашты.

Нәби аганың якташы, Татарстанның атказанган врачы, шигъри җанлы Ирек Билалов фикерләрен  шигъри юллар белән төгәлләде.

Нәби аганың кызлары Наилә ханым белән Гөлфия Дәүләтшиналар чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Гөлфия Дәүләтшина әтисенең мәңгелек йортыннан элемтәгә чыкты. Каберенә чәчәкләр салды.

Чит илләрдә яшәүче татарлар чараның әһәмиятенә тукталды, Нәби аганың шигыръләрен сөйләде. Онлайн-шигърият бәйрәмендә Татарстан-Франция йорты вице-президенты  Әлфия Айзатова, Таллинда гомер итүче Татар радиосы мөхәррире Фәузия Хадиуллина, Австриядән Рива ханым Рюдиссер, Сахалиннан “Туган тел” укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Валитова, Лондонда яшәүче Рамиль Миннуллин, нәшир Марат Әхмәтҗанов татар теленең әһаңле яңгырашы турында әйтте, Нәби Дәүли язган шигырьләрне сөйләделәр. Финляндиядән Варол Абдрахим исә фикерен видеоязма аша җиткерде.

Шулай ук, бүген Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлигә багышланган экспозиция дә ачылды. Биредә Нәби ага белән бәйле экспонатлар саклана. Нәби аганың үз куллары белән фронттан язган хаты, фотосүрәтләре, китаплары урнаштырылуын җиткердем.

Алсу Рустэмовна  фикерләрен  төгәлләп, һәркемгә рәхмәтен җиткерде.  Һәм бүгенге Онлайн-шигърият бәйрәмебезне Нәби Дәүлинең сүзләренә язылган җыр белән төгәлләсебез килә, диде. Һәм сүзне  Татарстанның атказанган артисты Фәнис Калимуллинга бирде.

Онлайн-шигърият бәйрәме Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте Инстаграм аккаунтында, Ютуб каналы аша турыдан-туры трансляцияләнде.

 

Кыскача биографиясенә тукталсак, шагыйрь  Нәби Дәүли 1910 елның 1 июнендә Әлки районының Яңа Камка авылында туган. Яшьли ятим калып, Царицын балалар йортында тәрбияләнгән. Шунда фабрика-завод мәктәбен тәмамлагач, Донбасс металлургия заводына эшкә җибәрелгән. Соңыннан ул Донецкида чыга торган «Пролетар» газетасы редакциясенә күчә. Армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң, Казанга кайтып, Яшь сталинчы газетасы редакциясендә эшли.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә.  1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмый.

 

Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*