enrutat
Баш бит / Океанны җиңгән Әсгать Җиһаншин
Океанны җиңгән Әсгать Җиһаншин

Океанны җиңгән Әсгать Җиһаншин

Әсгать Җиһаншинның исеме алтмышынчы елларда батырлык үрнәге булып яңгырады. Ул вакытта диңгез ярсуына каршы ихтыяр көчен куйган татар егете катер старшинасы Әсгать Җиһаншин һәм аның хезмәттәшләре күрсәткән тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык, ихтыяр көче Россия хәрби — диңгез флоты тарихына җуелмас хәрефләр белән язылды.

1960 елда була бу хәл. Экипаж старшинасы кече сержант Әсгать Җиһаншин Совет Армиясе сафларында ерак Курил утауларында хезмәт үтә. 17 гыйнвар көнне көчле җил күтәрелә. Тирә — якны күз ачмаслык җил бураны каплый. Ярсыган диңгез яр буендагы баржаны йомычка урынына күтәреп алып диңгез уртасына ыргыта. Баржадагы диңгезче яугирләр катер старшинасы кече сержант Әсгать Җиһаншин, мотористлар Филипп Поплавский белән Анатолий Крючковский һәм матрос Иван Федотов нәрсә булганлыгын аңларга өлгерми дә кала.

Җил тына төшеп күзләрен ачканда, аларның баржасы инде ярдан шактый еракта, диңгез уртасында йөзәләр.

Аяусыз көчле җил бураны, баржаны күпмедер вакыт диңгез суларында айкап — чайкап йөрткәннән соң, ярдан тагын да ераккарак океанга чыгарып ташлый.

Табигать мәрхәмәтсезлегенә очраган яугирләр беренче көннән азык — төлекне саклап тотарга кирәк икәнлеген яхшы аңлый. Әмма типсә тимер өзәрдәй дүрт иръегеткә бер кирпеч икмәк, берничә данә бәрәңге, бер банка кыздырылган ит, азрак ярма һәм берничә кап «Беломор» күпмегә генә җитә инде?! Берсеннән — берсе авыр көннәр башлана, бигрәк тә ашыйсы килү үзәкләрен өзә. Диңгезче егетләр коточкыч тизлектә ябыга башлый. Соңыннан исәпләүләре буенча, алар көненә 800 граммга кадәр авырлык югалта. Әсгать океан кочагына эләккәнгә кадәр 69 килограмм авырлыкта була. Зур су тоткынлыгыннан котылганда аның авырлыгы 40 килограмм тәшкил итә.

Барлык көндәлек кыенлыкларга һәм рухи авырлыкларга карамастан, егетләр кешелек сыйфатын һәм йөзен югалтмый. 24 февраль көнне соңгы бәрәңге кисәген ашыйлар. Ашыйсы килү теләге беренче көннәрдәгедән дә ныграк җәфалый, бер генә секундка да исләреннән чыкмый. Чалбар каешын вак кына турап «аш» пешерәләр. Рация каешы да «ашка» әйләнә. Чират кирза итекләргә җитә. Алар да диңгезчеләрне ачлыктан коткару максатында вак — вак кисәкләргә туралып казанга салына.

Океандагы көтелмәгән рәхимсез сәяхәткә 48 көн дигәндә, аяз күктә очкычлар күренә. Бераздан вертолет килеп чыга. Баржадагы диңгезче — яугирләргә вертолеттан асылмалы баскыч төшерәләр. Шуның артыннан ук Америка корабле — авианосец килеп туктый. Безнең егетләрне корабльгә күчерәләр. Хәвефсезлек йөзеннән баржаны америкалылар юкка чыгара.

Совет морякларына америкалылар үзләрендә калырга тәкъдим ясый. Әсгать Җиһаншин командасы бу тәкъдимнән баш тарта.

Мәскәү эндәшми. Ил җитәкчелеге аптырашта кала: коткарылган команда батырлармы, әллә сатлык җаннармы!? Моряклар океанда үлем белән яшәү арасында көрәшкәндә, аларның туганнарыннан сораулар алалар, өйләрендә, түбә — чоланнарында тентүләр үткәрәләр. Армиядән качмадылар микән!? Дезертирлар түгелме!?

Америкалыларда булганның җиденче көнендә моряклар белән матбугат конференциясе оештырыла. Әмма ул башланган көйгә үк тәмамлана да. Әсгать Җиһаншинның борыныннан гөрләп кан китә.

Бераздан алар Мәскәүгә юл тота. Туган илгә Париж, Сан — Франциско һәм Нью — Йорк аша кайталар. Мәскәү аэропортында батыр морякларны халык чәчәкләр белән каршы ала. Берөзлексез алкышлыйлар. Сәламлиләр. Мактау сүзләре яудыралар.

Советлар Союзы маршалы, СССР Оборона министры Родион Яковлевич Малиновский коткарылган командага штурман сәгатьләре бүләк итә. Башкача адашып йөрмәскә куша. Әсгать Җиһаншинга батырлыгы өчен өлкән сержант исеме бирелә. Халык арасында Җиһаншинга багышланган җыр туа: » Зиганшин буги, Зиганшин рок, Зиганшин съел свой сапог.»

Алтмышынчы елларда бу дүрт яугир — моряк Гагарин кебек үк популяр була. Бөтен җирдә совет морякларының портреты куелган плакатлар эленеп тора. Алардан автографлар алалар. Җиһаншин митингларда, радио — телевидениедә даими чыгыш ясый. Әсгать Рәхимҗан улын төрле коллективларга, оешмаларга очрашуларга чакыралар. Хатын — кызлар үзләре чиккән кулъяулык, бәйләгән оекбаш- перчаткалар бүләк итәләр. Әсгатькә төрле яктан кызлар хат яза. Үзләре үк өйләнешергә тәкъдим ясыйлар.

Илгә кайтып, күңелләре тынычлангач, Әсгать Җиһаншин Хәрби — диңгез флоты карамагындагы Ломоносов училищесына укырга керә. Биредә укыган вакытта, яшьләр кичәсендә булачак кәләше белән таныша. Бик озак парлашып бииләр. Озакка сузмый гына Комсомол туе оештыралар.

Училищены тәмамлаганнан соң батыр милләттәшебез Ленинград өлкәсендәге Хәрби- диңгез базасы каршындагы авария — коткару хезмәте бүлекләренең берсендә эшли башлый.

Легендар Әсгать Җиһаншин гаиләсе белән Ленинград өлкәсе Стрельна шәһәрендә яшәде. Батыр милләттәшебезнең адресын һәм телефонын эзләп табу кыен булмады.

Без аның белән 2006 елда Стрельнада аларның фатирында очраштык. Әсгать Җиһаншин искиткеч тыйнак һәм ягымлы кеше булып истә калган. Тагын күрешербез әле, дип сөйләшсәк тә, кызганычка каршы, көндәлек мәшәкатьләр белән вакыт табып булмады.

Шулай да, Әсгать Җиһаншин белән кыска гына вакытка булса да очрашуыбыз, күзгә — күз карап сөйләшеп утыруыбыз якты һәм җылы истәлек булып күңелдә саклана.

Бу язмада мин сезгә океанның үзе белән курыкмый көрәшкән, хезмәттәшләренә рухи сынарга ирек бирмәгән көчле ихтыярлы, чын мәгънәсендә иръегет Әсгать Рәхимҗан улы Җиһаншин сөйләгәннәрне түкми- чәчми җиткердем. Әлеге очрашуда Җиһаншин туган ягы Куйбышев өлкәсендә бер урамга аның исемен бирүләрен дә горурланып сөйләгән иде.

Ул вакытта мин Санкт — Петербург татар җәмгыятенең «Нур — Свет» гәҗитендә эшли һәм «Татар — информ» ның үзхәбәрчесе идем. Әсгать Рәхимҗан улы гәҗитебезгә рәхәтләнеп автограф та бирде.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*