tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музей сандыгында ниләр бар?!
Милли музей сандыгында ниләр бар?!

Милли музей сандыгында ниләр бар?!

Казанның Иске Татар бистәсендә “Татарстан осталары” дип исемләнгән ярминкә уза. Ул даими рәвештә җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләр дип көтелә.

Әлеге матур чарада Казан һәм Татарстан һөнәрчеләре үз куллары белән эшләгән әйберләрне тәкъдим итәчәк. Аларны карап та, сатып алып та була. Керамика, күн эшләнмәләре, металл эшләнмәләр, пыяла, бакыр, милли сувенирлар…

Татарстан милли музее ярминкәгә үз сандыгы белән чыкты. Теләгән һәр кеше монда төрле мастер-классларда катнашып, агачка уеп язырга, керамик эшләнмәләрне бизәргә, милли бизәнү әйберләрен ясарга өйрәнә ала.

Бүген һәм иртәгә (24-25 июльдә) Иске Татар бистәсенә рәхим итегез!

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*