tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Өмет” газетасы – Ульяновск өлкәсе татарларының көзгесе
“Өмет” газетасы –  Ульяновск өлкәсе татарларының көзгесе

“Өмет” газетасы – Ульяновск өлкәсе татарларының көзгесе

Ульяновск өлкәсендә нәшер ителүче “Өмет” газетасы үзенең 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр газетаны котларга бик күп кунаклар килгән иде. Алар арасында өлкә губернаторы Сергей Морозов, Законнар чыгару җыелышы рәисе Анатолий Бакаев, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Кулатка районы башлыгы Эдуард Ганиев, Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “Шәхри Казан” һәм “Без бергә” газеталарының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Самарадагы “Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире Рифкать Әһлиуллин, Оренбургтан “Яңа вакыт” газетасының баш мөхәррире Фәннур Гайсаров һәм башка бик күп мөхтәрәм затлар бар иде.Эмет 5

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов “Өмет” нең иҗат төркеменә татар халкына тугры хезмәтләре, өлкәдәге милләтләр дуслыгын ныгытканнары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ульяновск өлкәсе тарихында беренче тапкыр газетаның “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнүен игълан итте, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның “Өмет” газетасына теләкләрен Гөлназ Шәйхи җиткерде. Газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимовның күкрәгенә  гомерен журналистикага багышлаган, милли әдәбиятны һәм сәнгатьне яктыртуга салган күпьеллык тырышлыгы өчен Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален такты.Эмет 9

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, “Татмедиа ” ААҖ җитәкчелегенең котлавын Гөлнара Сабирова  тапшырды.

“Өмет” газетасын котлаучылар, теләкләр, бүләкләрен җиткерүчеләр бик күп булды ул көнне. Бәйрәм күтәренке рухта җыр-моңга үрелеп барды.

“Өмет” газетасы КПССның Ульяновск өлкә комитеты, халык депутатларының өлкә Советы һәм “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыятенең уртак карары нигезендә оештырыла. Беренче саны 1989 елның 30 декабрендә дөнья күргән. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән нәшер ителә. Атна саен 12 биттә һәм төсле булып чыгып килүче басманың уртача тиражы 6000 данә тәшкил итә.Эмет 7

25 еллык тарихы булган “Өмет” газетасы – “Бәллүр каләм” конкурсының “Туган тел” номинациясендә (2010 ел), “Татмедиа” агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә иң зур тираж күрсәткече өчен “Халыкчанлык” номинациясендә җиңүче, “Татар рухы һәм каләм” I нче Бөтенроссия бәйгесенең дипломы иясе. 2009 һәм 2010 елларда “Өмет” газетасы Ульяновск өлкәсенең “Милли телдәге иң яхшы басма”сы номинациясендә җиңүче итеп танылды.

Газетаның баш мөхәррире – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсенең атказанган гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Исхак Хәлимов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*