tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида сәйлән тезеп калфак чигү дәресләре узды
Омскида сәйлән тезеп калфак чигү дәресләре узды

Омскида сәйлән тезеп калфак чигү дәресләре узды

Татар хатын-кызлар арасында яңадан калфакка хаҗәтлек туа башлады кебек. Шәһәр урамнарында калфак киеп йөргән хатын-кызны очратып булмаса да, милли бәйрәмнәрдә, җыеннарда калфак кигән ханымнарны, хәтта яшь кызларны еш очратырга туры килә.

Күптән түгел Омск шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы музеена Разия апа Мәҗитова күп кенә әйберләр бүләк итеп биргән иде. Шулар арасында Разия апаның үз куллары белән ак сәйлән тезеп чиккән калфагы да бар иде. Әле сәйлән белән чигү үрнәген белеп бетермәгән ханымнарны бу калфак кызыксындырмый калмады, әлбәттә! Шунлыктан, Разия апаны үзләренә кунакка дәшеп, аның соңыннан сәйлән тезеп калфак чигү үрнәкләрен күрсәтүне сорадылар. Разия апа, олы яшьтә булуына карамастан, бу чакыруга бик теләп килде – нинди генә яшьтә булсаң да, үзеңне әле кирәк итеп тою һәркем өчен җан азыгыдыр, күрәсең.

Әйтергә кирәк, Разия апа, шәһәрдә татарлар җыелышып, үз оешмаларын булдыру өчен көрәш алып барган елларда, иң беренчеләрдән катнашып китүчеләрнең берсе булды. Ә инде калфак чигү буенча аңа тиңдәшләр булмады, дисәк тә дөрес булыр.

Разия апа бүләк иткән әйберләр өчен музейда аерым урын әзерләнде, һәр нәрсә, экспонат буларак, теркәлеп, үз урынын тапты.

Кадерле кунакны ханымнар кадерләп, рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр биреп, озатып калдылар.

Олы кешегә хөрмәт тә күрсәтелде, киләчәк буынга калдырып китәрлек, буыннан-буынга, әбиләребездән әниләребезгә; әниләребездән инде безгә күчеп килгән халкыбыз гәүһәрләрен өзмичә саклап калырлык, алдагы буынга өйрәтеп калдырырлык дәрес тә алынды… Димәк, Аллаһыбыз ризалыгы белән, татарлыгыбызны саклап калырлык тагын бер зур эш эшләнелде – шуңа рәхмәтле булып калыйк…

Омск “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*