tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа татар пьесасы-2019» бәйгесе старт ала
«Яңа татар пьесасы-2019» бәйгесе старт ала

«Яңа татар пьесасы-2019» бәйгесе старт ала

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.

Пьесалар конкурска 2019 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. 

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурс 2 этапта уздырыла:

– 1 этапта (2019 елның 10 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит төзиләр.

– 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2019 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

«Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Рәзил Вәлиев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Өлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*