tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Остазымның өметен акларга тырышам
Остазымның өметен акларга тырышам

Остазымның өметен акларга тырышам

Тубыл шәһәрендә яшәүче Октябрист Чаппар улы Мәҗитов Стәрлетамак шәһәренең “Нур әл -Иман” мәдәрәсәсендә укып диплом алып кайтты. Ул шатлыклы яңалыгы һәм дингә килүе турында сөйләде.

-Лаеклы ялга чыкканнан бирле мәчеткә йөри башладым. Беренче дини сабакларына шәһәребезнең тарихи мәчете хәзрәте Фәннүр Казыймов өйрәтте. Әкренләп укый башладым, намазга бастым. Мәчетләребезнең тарихы белән кызыксындым һәм үз күзләрем белән шәһәрнең яңа мәчетен төзүдә күп көч, тырышлык күрсәткән Тубыл шәһәренең һәм районның мөхтәсибе Ибраһим хәзрәтнең хезмәтен күрдем. Ул хәзрәт вазыйфасын һәм төзелеш эшләрен дә җитәкләгән, көчле рухлы, дини белемле кеше. Аның биргән юлламасы белән мин дин юлына бастым. Мәдрәсәдә укып диплом алып кайттым. Остазларымның өметен аклый алсам иде дип һәр имтихан алдында дулкынландым, дип әңгәмәбезне башлады Октябрист хәзрәт.

Октябрист Мәҗитовны шәһәрнең яңа мәчетенә дежур хәзрәт итеп билгеләгәннәр. Ул “Нур әл -Иман” мәдәрәсәсендә укырга, азан әйтергә, никах укырга, исем кушу йолаларын үткәрергә, ислам нигезләре сабакларын өйрәнгәннәре турында да әйтте. “Без -дингә хезмәт итүчеләр эчке халәтебез һәм тышкы халәтебез белән дә мәчеткә килүчеләр өчен үрнәк булырга тиешбез. Аллаһы йортына халык күпләп килсен өчен агарту, аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Хөрмәтле якташларым, намаз укый белмәсәгез дә, азан тавышларын ишетергә, исәнлеккә-саулыкка, мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укыту кирәклеген онытмагыз”,-дип чын күңеле белән борчылып мөрәҗагать итте. Казанлы авылында күп балалы гаиләдә туган якташыбыз кече вакытыннан татарча җырларга ярата. Ул динне, телне, мәдәниятне аерып булмый ди.

Мәдәниятле кеше туган телен, динен белә. Октябрист хәзрәт мәчетле, татар авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлап Дубровныйда тракторчы –машинист һөнәренә укый. Аннары армия сафларында хезмәт итеп кайта. Шәһәребездә татар мәдәниятен торгызуда да ул катнаша. Сабантуйларда, башка милли бәйрәмнәрдә аның башкаруында җырларны халык яратып тыңлый. Октябрист Мәҗитов Аллаһы Тәгаләгә тормыш юлдашы Фирдәүсе белән таныштырганына, кавыштырганына бүген дә рәхмәтле. Ул Тубыл шәһәрендә крановщик һәм электромонтажчы булып лаеклы ялга чыкканчы эшли. Шәхси тормышы турында: ”Гомер юлымда төрле авырчылыклар, сынаулар кичерергә туры килде. Миңа аларны җиңеп чыгарга динем, гаиләм ярдәм итте. Гаиләмдә бер-беребезгә терәк булып яшәдек. Хатыныма, кызларыма рәхмәтлемен,”-дип сөйләде. Күп еллар читтә яшәсә дә, ул туган авылындагы үзгәрешләр белән кызыксынып тора. 1997 нче елны Казанлы авылында яңа мәчет, мәдәрәсә ачылганына ул ихлас күңеле белән шатлана. Мәчетне төзүдә “Хәят әл -Игаса” фонды ярдәм итсә, мәдәрәсәне сугыш ветераны, лаеклы ялда булган Әйтмөхәммәт хаҗи Юсуповның матди ярдәме белән төзиләр. Догаларында да Октябрист хәзрәт аларны онытмый.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*