enrutat
Баш бит / РФ телевидениесенең Беренче каналында милли телләр мәсьәләсен тикшергәндә җибәрелгән җиде хата турында
РФ телевидениесенең Беренче каналында милли телләр мәсьәләсен тикшергәндә җибәрелгән җиде хата турында

РФ телевидениесенең Беренче каналында милли телләр мәсьәләсен тикшергәндә җибәрелгән җиде хата турында

2018 елных 31 нче маенда Беренче телеканалының «Время» программасында РФ составындагы милли республикаларның дәүләт телләренең статусын үзгәрту турында репортаж күрсәтелде. 1tv.ru

Дәүләт Думасына кертелгән канун проектында  РФ республикаларынең дәүләт телләрен әйрәнү мәҗбүри булмаска тиешлеге турында әйтелә һәм бу адым ата-аналарның «сайлау хокукы» итеп күрсәтелә.

Татарстан, Башкортостан һәм башка республикаларның җәмәгатьчелеге бу проект илебездәге милләтләрнең хокукларын һәм РФ Кануннарын боза дип саный. Соңгы вакытта әлге проектка каршы хатка меңнәрчә имзалар куелган. Мондый проект җәмгыяттә каршылык уята, илебез җитәкчелегенә ялган фикер тудыруга китерә.

Әлеге темага тирән анализ биреп тормастан, Беренче каналда һәм «Россия 24» чыккан ике репортажда җибәрелгән хаталарны күрсәтергә кирәк. kam.business-gazeta.ru

Беренче хата. Канун проектында һәм репортажларда  телләрне «ихтыяри» укыту, «сайлау хокукы» турында әйтелсә дә, чынлыкта ата-аналарның һәм балаларны сайлау хокукы юк. Бердәм Дәүләт имтиханнарының бары тик рус телендә генә бирелүе, хәтта татар филологиясен һәм журналистикасын әйрәнү өчен дә рус теле һзм әдәдбияты, русча бирелгән имтиханнар нәтиҗәләре искә алына. Иҗтимагый тормышта, эш кәгазьләрен алуп баруда, мәгълумат системасында милли телләр куллану хокукы үтәлмәү нәтиҗәсендә, ихтыярилык принциплары онытылып бара.

Икенче хата. Милли телләрне өйрәнү рус телен белүгә зыян китерә дигән ялгыш фикерне җитди экспертлар һәм милли республикалар вәкилләре катнашлыгында яңадан тикшерергә кирәк. Чынлыкта хәзер Татартсанда һәм РФ татарлары мохитендлә рус телен белү бик югары дәрәҗәдә һәм илдәгә уртача кимәлдән югарырак дәрәҗәдә. Рус  журналисикасында, әдәбиятында, театр, кино сәнгатендә чыгышы буенча татарлар зур уңышка казаналар.

 Өченче хата. Югарыда искә алынган репортажларда милли республикалар вәкилләре бөтенләй күрсәтелми, Анда кырымдагы укран мәктәбе, Чиләбедәге башкорт гаиләсе, Омски университеты проректоры, РФ Дәүләт Думасы Депутатлары фикерләре генә күрсәтелә. Милли мәгарифне белүче белгечләр, ана теле укытучылар, ата-аналар катнаштырымаган.

Дүртенче хата. Канун проектында һәм әйтелгән репортажларда атат-аналар, укытучылар, укучы балалар арасында мәнфәгать каршылыгы тудыра торган фикерләр күтәрелә. Соңгы айларда мәктәпләрдә һәм гомумән җәмгыяттә милли бүленеш көчәя башлады. Хәтта катнаш гаилә эчендә тел һәм милләт белгеләре буенча бүленеш сизелә. Репортажларда һәм канун проектында күтәрелгән тәкъдимнәр бу каршылык көчәйтә бара. Илдәге татулыкны какшату торган гамәлләр булмаска тиеш дием санаучыар арта бара.

Бишенчедән, бу репортажларның икесендә дә күчеп йөрүче офицер гаиләләре милли телләрне өйрәнүдән интегә дип әйтелә. Чынлыкта Татарстанда һәм башка төбәкләрдә күчеп килүче офицер гаиләләре һәм башка һөнәр ияләрененң саны күпчелекне тәшкил итми. Аларны махсус карарлар белән һәм шәхси гаризалар нигезендә милли телләрне өйрәнүдән азат итәргә мөмкин бит.

Гаризаларны күпчелек түгел, ә азрак сандагы ата-аналар язу дөрес булыр иде. Шул исәптән телләр өйрәнүгә сәләтләре булмаган яки сәләмәтлекләре мәктәп программасын үтәүдә кыенлыклар тудырган балаларны да гариза буенча милли телләрне өйрәнүдән азат итәргә була. Мондый тәртипне галимнәр, мәгърифәтчеләр, депутатлар, хокук белгечләре канун нигезендә гамәлгә куя алыр иде. Хәтта шәхси һәм идеологик сәбәпләрдән дә телләр өйрәнүдән азат итү мөмкин дип саныйм.  Ә менә республикаларның дәүләт телләрен өйрәнгән укучыларга төрле дәрәҗәдәге сертификатлар бирелсә һәм бу документлар конкурс буенча эшкә, укуга алынганда искә алынса, бик урынлы булыр иде.

 Алтынчыдан, милли мәсьәләләр буенча бәхәсле темаларга җәнҗал чыгаручы язмалар, мәгълүматлар тарату укучы балаларда телләр өйрәнүгә тискәре караш тәрбияли, милләтара татулыкка, тырышып уку таләбен үтәүгә каршылык чыгара, тәрбия процессын кыенлаштыра, «кирәкмәгән» телләр турында зыянлы фикерләр уята.

 Җиденчедән, репортажлардагы «сайлау хокукы» бар милләтләрне дә тигезли дигән караш дөрес түгел. Россиядә күпчелекне тәшкил иткән халыкның теле илнең дәүләт теле буларак хезмәт итә, Барлык мәгълүмат системасы, гыйлем бирү, идарә шул телдә башкарыла. Дөньяда дәүләтләре булган милләтләр һәм телләр бар, РФ составында республикалары булган милләтләр һәм телләр бар, бөтенләй мәгариф системасы, дәреслекләре булмаган, туган телләре югала башлаган милләтләр дә очрый. Мондый вәзгыяттә «Мәгариф турында» РФ Канунына бәхәсле үзгәртүләр кертүне «сайлау хокукы» дип игълан итү урынсыз. Һәр милләтнең, төбәкнең, республиканың үзенчәлеләре бар. Тел мәсьәләләрен аларның үзләре белән киңәшмичә хәл итәргә ярамый. Милләтләрнең галимнәре, әдипләре, федераль һәм төбәк әкспертлары, депуталары катнашлыгында уртага салып тикшерә торган мәсьәләләр турында ялгыш фикерләр, хорафатлар таратырга ярамый. Мәгълүмат сугышлары, каршылык тудырудан башка да туган телләр язмышын хәл итү мөмкинлегенә иманым камил. Шулай эшләргә кирәк.

Римзил Вәлиев, 
журналистикада 50 ел хезмәт стажлы,
татар һәм рус телләре укытучысы дипломы иясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*