tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римда Татар мәдәнияте көннәре үтәчәк
Римда Татар мәдәнияте көннәре үтәчәк

Римда Татар мәдәнияте көннәре үтәчәк

9 июнь көнне Римда Татар мәдәнияте көннәре бәйрәм-фестивале үтәчәк. Чара Римдагы Россия Фән һәм мәдәният үзәге белән берлектә һәм Рим шәһәренең Анжелико Костантиниани академиясе ярдәмендә оештырыла. Бәйрәмгә Башкортстан, Казахстан, Италиядән кунаклар чакырылган. Шулай ук Татарстаннан да вәкилләр килүе көтелә. Мәйдан кунакларына татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм милли традицияләренә багышланган Татарстан турында фильм күрсәтеләчәк.

Бәйрәм-фестивальне Анжелико Костантиниани академиясе президенты Анжело Комнено ди Тесаглиа һәм профессор Грациелла Карасси, Россотрудничество вәкиле Олег Осипов, Италия Татарлары Ассоциациясе президенты Зөһрә Мәҗитова, Венера Абдулхаликова ачып җибәрәчәк.

Барлык кунаклар чәкчәк, башкорт балыннан авыз итә алачак. Концерт программасын халыкара һәм россиякүләм бәйгеләре лауреаты, җырчы Рафис Хөснетдинов алып бара.

Биредә Казахстаннан килгән яшь артистлар татар халык җырларын һәм итальян телендә романслар ишетергә мөмкин булачак. Саратовтан килгән күп кенә халыкара бәйгеләр лауреаты Динара Ямалетдинова опера арияләре һәм 19-20 елларда иҗат иткән композиторларның романсларын, татарча җырлар яңгыратачак. Ә Регина Темурбулатова татар көйязарларының җырларын һәм халык моңнарын тәкъдим итәчәк.

Бәйрәмдә Россия илчелеге вәкилләре, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, телевидение һәм массакүләм мәгълүмат чаралары корреспондентлары катнашачак.

Фото http://ita.rs.gov.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*