tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Җәүдәт Сөләйманов иҗатына багышланган сәнгатьле уку конкурсы үтте
Уфада Җәүдәт Сөләйманов иҗатына багышланган сәнгатьле уку конкурсы үтте

Уфада Җәүдәт Сөләйманов иҗатына багышланган сәнгатьле уку конкурсы үтте

Чара Башкортстан дәүләт университетының Мостай Кәрим исемендәге иҗат остаханәсендә узды.

Сәнгатьле уку конкурсы БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы, студентларның “Сәләт” шигырь театры, “Сәләт-Кандракүл” татар балалар аланы, “Рамазан” төрки милли-мәгърифәтчелек оешмасы һәм “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылды. Проектның авторы – филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәрипов.

Чараның беренче өлешендә БДУның филология факультеты деканы, доцент Альмира Ямалетдинова ректорат һәм факультет җитәкчелеге исеменнән конкурсантларны сәламләде. Доцент Марат Шәрипов белән магистрант Галия Исламова Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге, Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премияләр иясе, “Сәләт” проектлары җитәкчесе, шагыйрь Сөләйманның (Җәүдәт Сөләйманов) тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, әсәрләренә җентекле анализ бирде.

Бәйге студентлар арасында барды. Һәр конкурсант Сөләйман иҗатыннан ике шигырь укып ишеттерергә тиеш иде. Бәйгечеләрнең чыгышларына бәя бирүчеләр дә БДУ студентлары булды. Аның составында “Сәләт-Кандракүл” балалар ял аланы әйдәманы, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре, магистрант Альбина Мөхәммәдиева җитәкләгән жюри составында Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры хезмәткәре, магистрант Алсу Солтанова, мөгалимә, магистрант Айсылу Солтанова эшләделәр.Конкурс ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Аларга махсус дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*