enrutat
Баш бит / Рүзәл Юсупов: Милли горурлык – телдән!
Рүзәл Юсупов: Милли горурлык – телдән!

Рүзәл Юсупов: Милли горурлык – телдән!

Гомеремнең күпчелек өлеше Казан шәһәрендә узды. 50 нче елларда  башкала техникумнарының берсендә укый башлагач, Иске бистәдәге Каюм Насыйри урамында яшәргә туры килде. Татарлар һәркайда үз телләрендә сөйләшә, күп балалар татар мәктәпләрендә укый, мин торган йорт тирәләрендәге рус малайлары, кызларының да кайберләре татарча белә иде. Бер күркәм күренеш: хәтта русча укытыла торган техникумнарда да татар теле дәресләре үткәрелеп килде.

Ул вакытлардан соң бик күп сулар аккач, миңа яңадан Казанның Иске  бистәсендә гомер кичерергә насыйп булды. Әмма хәзер монда элекке Иске бистә юк инде: ул матди яктан да, рухи яктан да нык үзгәргән. Шөһрәтле 12 нче татар мәктәбе яһүд мәктәбенә әверелгән, данлыклы 80 нче татар мәктәбендә русча укытуга күчкәннәр. Яңа бистәдәге күренекле татар зыялылары укыган 35 нче гимназияне дә хәзер саф татар мәктәбе дип әйтеп булмый…

Кабан күле буендагы Мәрҗани урамында һәрвакыт халык күп була, зур  җанлылык хөкем сөрә. Тик хикмәт шунда: андагы йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр арасында татарча сөйләшкәннәре күренми. Гарьләнәм мин бу күренешкә!

Тел ул даими хәрәкәттә булганда гына яши, чарлана, камилләшә бара, кулланылмаса, тутыга, күгәрә, бетүгә дучар була. Хәлбуки туган тел ул – милләтнең беренче, төп билгесе, чиксез кыйммәтле хәзинәсе. Халык аны меңнәрчә еллар буена камилләштергән. Һәм без шушы ана телебезне тиешенчә кадерләмибез. Татарча китаплар, газета-журналлар бик аз укыйбыз, радио-телевидение тапшыруларына да гамьсезлек күрсәтәбез. Мәктәпләрдә балаларын татар теленә өйрәтергә теләмәүче татар ата-аналарының сафы ишәя.

Милли телләрнең, мәдәниятләрнең  сакланышын тәэмин итү өчен мәҗбүри  чаралар үзләре генә дә олы бер программа тәшкил итәр иде. Шулай да бу уңайдан, мәктәптә татар телен укытуны камилләштерү,  урта махсус һәм югары уку йортларында филолог укытучыларны һәм татар журналистикасы белгечләрен әзерләүне яхшырту,  татар теле белән эш итүче һөнәр ияләренең туган телләрен дөрес кулланулары өчен җаваплылыгын арттыру, дәүләт органнарының, хакимият ияләренең татар теленең торышы һәм перспективасы мәсьәләләре белән нәтиҗәлерәк шөгыльләнергә кирәклеге хакында фикер йөртү мәгъкуль булыр.

Телебезне саклауга юнәлтелгән  бурычларның гамәлгә ашырылуы  өчен гаять әһәмиятле шарт – татарларның милли горурлык сыйфатларына ия булуы. Милләтебез, аның теле һәм мәдәниятенең уңышлы алга баруы шушы мөкатдәс хисләренә: милли җанлы, милли рухлы, милли горур булуыбызга нигезләнгән. Халкыбызның киләчәктә югары цивилизацияле милләт буларак яши алу-алмавы — аның шушы милли горурлык сыйфаты булу яки булмавына бәйле.

Объектив чынбарлыкны танымый мөмкин түгел: бүген халык күңелендә милли шөһрәт уты сүлпәнләнә. Бу исә бик хәтәр күренеш. Милләт турында  кайгыр­ту, тел, мәдәният, тарих, күркәм гореф-гадәтләрнең саклануы өчен  җан ату булмаса, ул милләтнең яшәү перспективасы өметсезгә әверелә.

Милли горурлык ул – үз халкыңа, милләтеңә югары бәя бирү, аны хөрмәтләү, кадерләү, башка бер милләттән дә ким күрмичә, лаеклы итеп тану. Дөньядагы бар халык та башкаларыннан ким түгел. Начар милләтләр  булмый, начар кешеләр генә була.

Бу хакыйкатьне һәр татар кешесенең белеп торуы шуның өчен мөһим: безнең халыкның бер өлешендә үзләрен руслардан түбәнрәк торган кешеләр итеп карау, алар янында үзләрен кимсетебрәк тою хисләре чагылыш таба. Чөнки һәр гамәлдә русларга өстенлек бирү сәясәте совет чорында да дәвам итте. Русларны “өлкән туган” (“старший брат”) дип атау, рус елгасы “Идел” (“Волга”), “рус кышы”,  “рус каены” дип, барлык халыклар өчен уртак байлыкны русныкы дип атау гадәткә кергән иде. Бик аяныч: Россиядә сан ягыннан күбрәк бер халыкка гына өстенлек бирү, милләтләрне сортларга бүлү чире соңгы вакытларда көчәя бара. Руслардан башка халыкларның балаларына туган тел укытуны атнасына ике сәгать белән чикләү, рус теленә вакытны берничә мәртәбә күбрәк бирү, милли мәктәпләрне төрлечә кысрыклау, яңа гына Конституциягә рус теленә дәүләт төзүче халык теле дип өстенлек бирү дигән төзәтмә кертүләр — сәламәт акылга сыймый.

Әмма татарлар — табигате белән бик тырыш, уңган, булдыклы, чисталык- пөхтәлек ярата торган халык. Бу аксиома. Аларның бу игелекле сыйфатларын беркем дә инкарь итә алмас. Татар халкына итагатьлелек, әдәплелек, олыларны хөрмәтләү, кешеләрне ихтирам итү, ярдәмчеллек, кунакчыллык һәм башка күп төрле югары әхлак сыйфатлары хас. Татарлар һәрвакыт дәүләтебезнең иминлеген саклау яуларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән. Аларның XVI гасырда, бәйсезлекләрен саклап калулары өчен, патша залимнәренә каршы аяусыз көрәшкәнлекләре турында күп китапларда һәм матбугатта язылды. Татар яугирләре XVII-XVIII гасырлардан бирле хәзергәчә Россия гаскәрләренең төп көчләреннән берсен тәшкил итте. Татарның асыл уллары һәм кызлары, Бөек Ватан сугышында аяусыз батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Советлар Союзы геройларының күплеге буенча күп санлы дистәләрчә халыклар арасында дүртенче урынны били. Татар милләтенең тиңдәшсез вәкилләре герой-шагыйрь Муса Җәлилне, фашист концлагеренда коточкыч җәзага дучар ителсә дә, Ватанын сатмаган генерал Карбышевны, Брест герое Петр Гавриловны, Совет Армиясенең Генераль штабы начальнигы, армия генералы, Җиңү ордены кавалеры Алексей Антоновны бөтен дөнья белә.

Милләттәшләребезнең яу кырында кылган батырлыклары турында сөйләгәндә, халкыбыз­ның яшерен фронтта гаҗәеп тәвәккәллек, фидакарьлек һәм осталык күрсәткән улларын да искә алу мөһим. Шундыйлардан Татарстанның элекке Дөбьяз районындагы Кече Битаман авылы егете Исхак Әхмәровның Ватан сугышы елларында, Советлар Союзының  Америка Кушма Штатларындагы яшерен резиденциясе башлыгы буларак, үзенең көрәштәшләре белән Япониянең СССРга сугыш башлавын булдырмас өчен искиткеч әһәмиятле эшләр башкарганлыгын әйтми калу ярамый.

Безнең тыныч вакытта да зур геройлык күрсәткән лаеклы ир-­егетләребез бар. Сержант Әсгать Җиһаншин җитәкчелегендәге дүрт кешелек группа егетләренең 49 көн буена Тын океанда, азык-төлексез килеш, идарә ителми торган шхунада дәһшәтле стихияне җиңеп чыгуы дөнья халкын таң калдырды. Алар турында җыр­лар чыгарылды, кинофильмнар төшерелде, алар Америкадагы Лос-Анджелес шәһәренең почетлы гражданнары итеп теркәлде.

Халкыбызның дөнья күләмендә мәгълүм әдипләре, сәнгать әһелләре бар. Халыкара Казан аэропортына лаеклы рәвештә бөек шагыйребез Габдулла Тукай исеме бирелде. Примадонна Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллиналар дөньяның иң зур сәхнәләрендә сәнгать сөючеләрнең куәтле алкышларына күмелеп чыгышлар ясый. Гигант балет остасы Рудольф Нуриевны Франция, Англия, Америка тамашачылары әле дә сагынып искә ала. Данлыклы татар егете Ирек Мөхәммәтев Лондондагы  Король балет театрында инглиз тамашачыларының мәхәббәтен яулады.

Безнең Салих Сәйдәшевебез исә мәңгегә татар халкының илаһи моң дөньясын музыкага салган композиторыбыз булып калыр. Татарларның дөнья күләмендә танылган Софья Гобәйдуллина кебек композиторлары булуын да истә тоту мәгъкуль.

Безнең күренекле тарихчы галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең китаплары Лондон һәм башка ил китапханәләренең киштәләрен рухи хәзинәләр буларак бизәп тора. СССР һәм АКШның күренек­ле галиме, академик, якташыбыз Роальд Сәгъдиев, Россия академигы, Германиянең Макс Планк институты директоры Рәшит Сюнәев, элекке Казан педагогика институты профессоры, СССРның космик тикшеренүләр институты директоры академик Камил Вәлиев, Россиянең Океанология институты директоры академик Роберт Нигъмәтуллин һ.б. йөзләрчә могтәбәр милләттәшләребез булу татарларның элек-электән мәгърифәтле, гыйлемле халык булганлыгын раслый.

Бүген һәркайсыбызның милли рухлы, милли җанлы, милли горур булуы һәм шул сыйфатларның гамәлләребездә чагылуы — татар халкын уңышлы яшәтү, аның телен, мәдәниятен үстерү өчен әһәмиятле. Чөнки, югарыда искә алынганча, милләтебезнең нигезе татар теленең хәле көннән-көн хәвефлерәк, кулланылыш даирәсе тарая, сыйфаты түбәнәя бара. Шушы проблемага мөнәсәбәтле берничә факт: республикабыздагы 2 миллион 100 мең татарның күпчелеге үз телендә аралашмый, Татарстандагы 21 район үзәгендә татар телендә белем бирә торган мәктәп юк, татар балаларын үз телләрендә укыту һәм тәрбияләү 25 процент тәшкил итә, муниципаль районнарда бу күрсәткеч – 31 процент, Казан шәһәрендә – 22 процент.

Мең еллык әдәби теле, мең еллык дәүләт тарихы булган, хөрмәткә лаеклы халкыбызның туган теле көннән-көн кысыла, кулланылышы тарая, сыйфаты бозыла баруына битараф булып калырга хакыбыз юк!

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*