enrutat
Баш бит / Шыгырданда дини бәйрәм
Шыгырданда дини бәйрәм

Шыгырданда дини бәйрәм

“Шыгырдан авылының яхшы хәлле булуы һәм халыкның  муллыкта яшәве ул кичә яисә бүген генә ирешелгән уңыш түгел, ә ерак гасырларда  әби-бабаларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе”- дип белдерде Шыгырдан авылындагы алтынчы мәчетнең 10 еллыгына багышланган тантанада  чыгыш ясап республика һәм Мәскәү шәһәре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов.

   Идел буе төбәкләрендәге иң зур татар авылларының берсе -берничә меңнән артык дин кардәшебез гомер итүче  Шыгырданга моннан 120 ел элек Бохарада белем алып, Ташкентта, Кытайда дини дәресләр биргән Сәләхетдин хәзрәт килеп төпләнә һәм бүген авылның “Кәҗә урамы” дип аталган ягында үз акчасына мәчет салдыра.

    Мәчет белән янәшәдә генә авыл балаларын укыту өчен кызлар һәм малайлар мәдәрәсәсе дә эшли башлый. Сәләхетдин хәзрәтнең тиз арада авылда гына түгел, тирә-күрше авылларда да абруе үсә, аңа хөрмәт арта. Аның мәчетен дә “Дәү мулла  мәчете” дип йөртә башлыйлар.

Сәләхетдин хәзрәт 1921 нче елгы ачлык вакытында авылдашларына икмәк  алырга дип ул дуслары белән  Тәтеш ягына чыгып китә. Кызганычка каршы, ул юлда тиф белән авырып китә һәм вафат була. 26 ел имамлык иткән Сәләхетдин хәзрәт мәчете узган гасырның 29 нчы елларында кулдан-кулга күчә – совет власте елларында  анда һәртөрле дәүләт оешмалары, банклар була. Ләкин шушы мәчет янәшәсендә генә яшәүче Сәетгәрәй ага мәчет урынын изге җир итеп саклап тора. Еллар дәвамында ул урынга бер кеше дә йорт салырга җөрьәт итми.                                                  

Бәйрәмдә мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Сәетгәрәй  бабайның улына һәм төрле елларда мәчетнең имамнары булып эшләгән кешеләрнең туганнарына, оныкларына мөфтиятнең медальләрен тапшырды.

Бәйрәмдә  авыл халкы бу мәчеткә  “Дәү мулла мәчете” дигән исемне бирү кирәклеге турында  да әйттеләр.

Шыгырдан  халкы элек-электән бик диндар һәм тырыш булган. Биредә хәтта совет чорында да бер мәчет эшләп килгән.

Бүген авыл халкы яңартылган мәчетнең ун еллыгын билгеләп уза. Кайтучылар да байтак. Ә Шыгырдан халкы хезмәт итү белән бергә, кунакны да сыйлый белә.

Мәҗлеснең икенче өлеше мәчетнең беренче катында корбан ашы белән дәвам итте. Анда чыгыш ясаучы кайткан кунаклар да Шыгырдан халкына соклануларын яшермәделәр, киләчәктә дә шулай бердәм булып данлыклы авыл булып яшәүләрен теләделәр.

Бу  залда инде мәхәллә мәктәбенең дәресләре башланды. Аларны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Миңсылу абыстай алып бара.

Миңсылу апа белдергәнчә, анда өлкәннәр белән бергә балалар да йөриячәк. Димәк, буыннар чылбыры өзелмәгән, ул Шыгырданда елдан-ел ныгый гына бара.

 

Чувашстанның Шыгырдан авылыннан  Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*