enrutat
Баш бит / Сугышка тәкъбир әйтеп чыгып киткәннәр
Сугышка тәкъбир әйтеп чыгып киткәннәр

Сугышка тәкъбир әйтеп чыгып киткәннәр

«Сугыш чыккан икәнлекне ишеткәч, басудан халык авылга ашыга. Ирләр, җитмешләп кеше, Әхтәм мулла өе янына җыела да, тәкъбир әйтә-әйтә Пүләнкәгә төшеп китәләр», – дип искә ала ул дәһшәтле еллар башын Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Иске Пенәгәр туган Нурҗиһан апа Шәрипова.

Безнең әти кайтамы?

– Сугышка авылдан тәкъбир әйтеп чыгып киткәннәрен белми идем, – диде Иске Пенәгәр авылы тарихын язучы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов. – Бу турыда Нурҗиһан ападан беренче ишеттем.

Хәзрәт, 1930 елда туган дип язылган, чынлыкта исә 1929 елгы булган Нурҗиһан апа белән Зур Кукмара авылында очраша. Сигез яшьтә әнисеннән, унбер яшьтә әтисеннән ятим калып, Пенәгәрдә, ашарына ризыгы, кияренә киеме булмый бик интегеп үскән Нурҗиһанны язмыш соңрак кадерли. 1955 елны ул Зур Кукмара егете Кашшаф Шәриф улына кияүгә чыга да, бүтән мохтаҗлык күрми. Бүгенге көндә улы Марсель, килене тәрбиясендә, бар нәрсәдән бик канәгать булып яши.

Әлбәттә, бүгенге тормышы бары тик шөкер итәрлек. Тик бит ятимлек аркасында күргәннәре, энесе Шәмсемөхәммәт белән сыеныр кеше таба алмый иза чиккәннәре барысы да истә. Әтисе Нурмөхәммәт, сугышка киткәндә, үги әни белән кала торган нарасыйлары өчен бик кайгыра. Күңеле сизгәндер. Ә кечкенә Нурҗиһан, Муллаәхтәм мулланы күргән саен, өмет белән, безнең әти кайтамы дип сорый. Әтиләрен Муллаәхтәм мулла үзе озата бара бит!

Китүчеләр арасында булган Җәләл Әгъләме такмак җырлый:

Аякларда итек булыр,
Анысы да тишек булыр.
Чыгып китәбез өйләрдән,
Кайтулар ничек булыр.
Быел җәйләр үтеп китте
Озын булды бодаем.
Озын гомер, кыска сәфәр
Бирсен иде Ходаем…

Ничек отып алган да, ничек хәтерендә саклаган, әмма авылдан сугышка чыгып киткәндә әйтелгән ул такмаклар бүген дә исендә.

– Безнең әти кайтамы?

– Кайтыр, кайтыр, – ди Муллаәхтәм мулла. Ә үзенең, Нурмөхәммәт балаларының дөм ятим калганлыгын сизгәндер, ә бәлки белгәндер дә, йөрәге елый. Үз кызы Рауза белән дус булып үсүче Нурҗиһанны, тамагы ачтыр дип, җае булган саен ашатып та чыгаралар мулла йортында, яшьли вафат булган Нурания исемле кызының киемнәрен дә бирәләр. Ятим күңелен күрүчеләр дип Нурҗиһан апа, тагын Әмилә әби, Бибиҗамал тәтә, Тимер дигән миһырбанлы авылдашларын атый.

Үгилек

– Үги әни, мичтә кибә торган борчакны ашаган өчен, энем белән мине кисәү агачы белән кыйнаган иде… Берсендә казларыбыз кайтмады. Тапмыйча өйгә керәсе түгел. Энем белән без эзли-эзли арып беттек, тамак ач. Үзе ипи дә, шул ипи чумарыннан аш та пешергән. Безне кертми. Нәсел тиешле Хәбиб түти, җәлләп, алып кереп ашатты, кундырды. Гайникамал, икенче көн базарга барышлый, безнең казларны күрә, алып кайта.

Нурҗиһан белән Шәмсемөхәммәтнең кече туганнары да була.

– Үги әни, аны, астына сия дип, безнең янга яткырмады. Ул ишек яны почмакта идәндә йоклый иде. Кыш ишекләр боз булып ката, салкын тидереп, дүрт яшендә үлеп китте. Күмәргә кеше юк. Әхтәм мулла, берүзе кабер казып, күмде аны. Өчесе, җидесен дә үзе оештырып укыды. Аның игелекләрен бик күп күрдек, – ди Зиятдин хәзрәткә Нурҗиһан апа.

Муллаәхтәм мулла сугыш елы баласы хәтерендә менә шулай саклана. Нурҗиһан апа Фатыйма абыстайга сабакка йөргәнен дә хәтерли. Абыстайга килгән балаларга башта эш кушалар.

– Җомга көнне бара идек. Кайсына утын ярдыралар, идән юарга да кушыла. Миңа, җәлләптер инде, чыра телергә генә әйтелә иде.

Фатыйма абыстай сабак- ларын да гомере буе онытмый Нурҗиһан апа.

– Сәдаканы, бирер акчаң булмаса да бирәсе, дияр иде. Акчаң юк икән, кашык очы белән генә булса да, сәдака итеп тоз бир син. Җәннәтле булырсың, биргән сәдакаң кыямәт көнеңдә каршы алыр. Аны биргәндә болай дип әйтәсе: “Әһле иман, әһле ислам, әһле җәннәт, әһле нур. Дөнья ахирәт мәкъсүдемне, и, Ходаем, кабул кыл. И, Ходаем, барлыкка, калдырмасын тарлыкка, кыямәт көне булганчы гөнаһымны ярлыка”. Зиятдин, син бит мулла кеше, мондый сүзләр китапларда юк бугай. Мин укыган түгел, надан бит. Үткәннәрне барлап әңгәмә корып утырганда көтмәгәндә бирелгән бу сорауга хәзрәт ничек итеп җавап биргән дип уйлысыз? Нурҗиһан апага, чыннан да, уку тими. Ул, кечкенә энесен карыйсы булып, мәктәптә бер көн дә укымый. Алган сабагы – Фатыйма абыстай өйрәткәннәр.

– Сезнең янда мин надан, ә сез зур гыйлем, – да аңа җавапка хәзрәт. – Китапларда юк бу сүзләр, әмма бу безнең Пенәгәр авылында халык телендә булган.

Нурҗиһан апа Фатыйма абыстай өйрәткәннәрдән тагын берничә хикмәтне
исенә төшерә:

– Олы кешене юлда очратсаң, яныннан, хәл белешкәч, ашыгам, дип, китәргә рөхсәт сорап кына кит!

Әлбәттә, моны белгән кеше зур гыйлемле зат. Авылда, элекке тәртип буенча, Кадер кичәсендә мулла абзыйга кеше башыннан бер ипи китергәннәр. Мулла кеше ул ипиләрне мохтаҗларга һәм ятимнәргә тараткан. Элекке тәртипне белгәннәр хәзер дә бу матур гадәтне саклый.

Ятим хакы дип, булдыра алганча якты чырай күрсәткән һәр кешене Нурҗиһан апа исемләп хәтерендә тота. Җәберләгән һәр кеше, шулай ук, аның исендә.

Асылынамын, түтәй!

Авылы тарихында булган күп нәрсәләрне белә Нурҗиһан апа. Кечкенә чагында
олылардан ишеткән бер гыйбрәтне дә җиткерә Зиятдин хәзрәткә. Элек, теге
яки бу рәвештә туры юлдан тайпылганнарны, урам буйлап, төрле иске-москы
салган арба тарттырып йөрткәннәр. Хатын-кызның үзе базарга баруы да,
мәсәлән, килешле эш булмаган.

Кызык хәлләр дә хәтерендә. Хәер, кызганыч кызык инде ул. Һәр кеше башына
күтәрә алмаслык салым салына, хөкүмәткә йомырка, йон, май тапшырасы.
Югары оч Гөлбану, моңа түзә алмый, кәнсәләр капкасына бауга бәйләп үлгән
тавык асып куя, ярты чиләк чергән бәрәңге дә алып килә дә, такмаклы язу
беркетә.

Хөкүмәт тә сорый күкәй,
Хуҗам да сорый күкәй.
Инде хәзер чыдый алмый,
Асылынамын, түтәй.
Башымны да кыралар,
К…не дә кыралар,
Колхоз ипи бирмәгәч,
Минем белән торалар.

“Эшлибез, эшлибез, колхоз ипи бирми!” дип өстәп язып та куелган була. Кемнең эше бу дип, бик эзлиләр, авыл советын җитәкләгән Фәйзрахман, кул язуы рәвешеннән тапмакчы булып та карый, белә алмый.

Йөрәгең әйбәт булсын!

Авыр була тормыш сугыш елларында. Ятимнәргә бигрәк тә кыен. Энесе Шәмсемөхәммәт, бераз үсә төшкәч, тамак ялыннан, көтүгә чыгарга була. Башта, бу хәерче, көтү көтә алмас дип, көтү бирмиләр аңа.

– Гыйльмулла абый бирдертте. Энем, көнлеккә биргән ипиен, кечкенә генә калса да, мә, тәтә, дип, миңа алып кайта иде.

Буй җиткәч, Нурҗиһанга күзләре төшкән егетләр булса да, хәерче дип, килен итеп өйгә алып кайтырга рөхсәт булмый. Яше җиткәч, бераз өс-баш карарга дип колхоздан алты айлык вакытлыча паспорт бирәләр, кыз Кукмарага эшкә керә. Бераз бөтәя дә, фермага кире кайтмаска була. Кукмарага пропискага кереп, чын паспорт юнәтә, Кашшаф исемле егетне очрата, аңа кияүгә чыга һәм шул вакыттан тук тормышы башлана.

Төшендә күк капусы ачылганын күргәне була. Фатыйма абыстайга төшен сөйләгәч, әйбәт тормышта яшәрсең дип юрый. Шул әйбәт тормышта Нурҗиһан апаның бар кешегә аңлашыла торган үз кагыйдәләре.

– Иң беренче чиратта йөрәгең әйбәт булсын, – ди ул. – Беркайчан да кеше арасын бозма. Ялганчы, бур булма. Саранланма! Әләкләмә!

Пенәгәр фермасында эшләгән вакытта, мин бик ач, бераз гына сөт бир әле дигән каравылчыга ул, чиләге төбендә, салам белән каплап, сөт калдыра торган була. Моны берәү белеп, әләкли. Көтүчеләргә, чирек шешә генә сөт тиеш булса да, арттырып салып бирә. Моны да җиткерәләр. Әмма миһырбанлы кешеләр яклап чыга. Менә шуңа, үзәгенә үткәнгә, әләк-чәләк йөртәсе түгел ди ул.

Фермада эшләгән чакта мал асларын чистартуда үгез җигеп Наил исемле малай йөри. Башка авыл малайлары кебек авыр елларда кечкенәдән эшкә керешкән Наил Хәсәнов соңыннан Кукмарада кирпеч заводы директоры дәрәҗәсенә менә.

– Бергә эшләгән идек бит, Наил, дип барсам, миңа кирпеч бирер идеме икән ул? – бу сорау да Зиятдин хәзрәткә.

– Бирер иде, нишләп бирмәсен!

Мухин тавы

Сугыш, каһәр суккыры, авыл халкына, дистәләрчә чакрым ераклыктан, Пүләнкә аша барып, Вятканы боз өстеннән чыгып, ягарга утын ташыттыра. Ул елларда бар кешенең үзәк-ләренә үткән Мухин тавы бар. Ач килеш чанага җигелеп йөк тартучы хатын-кызларга, яш-үсмерләргә бик биек, бик текә булып тоела ул. Аның турында аерым да
язарга булыр иде. Нурҗиһан апа хәтерендә болайрак сакланган:

– Төнге сәгать уникедә, төртсәң күз чыгарлык караңгыда, чыгып китә идек. Кире, хәл бетеп, көндезге уникегә генә өйгә кайтып җитәбез. Безгә 13-14 яшь. Безнең белән бер хатын йөри иде, Мухин тавын менгәч болай дип җырлар иде:

«Мухин тавын менгән чакта,
Уфылдашып ятабыз,
Утыз чакрым җирләрдән
Ботак ташып ягабыз».

Нурҗиһан апа, бүгенге көне куанычлы булса да, төннәрен, балачагына кайтып, авыл урамнары буйлап йөри. Исемнәрен барлап, киткәннәр рухына дога кыла. Кайбер көннәрне, үзен бик рәнҗеткәннәрнең исемен әйтми калдыра да, икенче көнне тагын аларга да Аллаһы каршында ярлыкау сорый.

– Муллаәхтәм мулла сугышка озатканнарны барлыйм. Исемләп. Безнең очтан алтмышлап кеше кире кайтмады. Фәйзрахман белән Бәдыгетдин абыйлар тиз кайтты, яраланыптыр инде. Сугыш беткәч Хисмәт абый кайтты. Аның кайтканын кү-реп, энем йөгереп барып, Асмәттәйдән (Бибиәсмә) сөенеч алды. Илле сум биргән иде сөенечкә Асмәттәй.

Энесе белән күпме көтсәләр дә, әтиләре кайтмый…

Нурҗиһан апа һәр төн сугышның беренче көнендә үк авылдан тезелеп чыгып тәкъбир әйтеп сугышка чыгып киткәннәрне исемләп барлый.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*