tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Бүген Кемерово өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.

Очрашу Прокопьевск шәһәренең “Вернисаж” мәдәни-күргәзмә үзәгендә узды. Рәсми очрашулар башланганчы Васил Шәйхразыев биредәге күргәзмә белән танышты. Ул фотографлар Вил Равиловның «Туган шәһәр тормышы», Елена Третьякованың «Ана булу һәм балачак», Сергей Анохинның – «Кузнецкий Алатау» эшләре, бинаның икенче катындагы урнашкан «Прокопьевская береста» музей коллекциясен карады.

Соңрак актив белән очрашу башланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе белән очрашуда Кемерово, Новосибирск, Омск, Томск, Кемерово өлкәләре, Алтай һәм Красноярск крайларыннан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Себер федераль округы активын сәламләп, Васил Шәйхрәзыев әлеге очрашуларның татар халкын берләштерү максаты белән узуын искә төшерде. Милли Шура рәисе «Җәлил укулары», «Татар кызы» конкурсына һәм «Татарча диктант»акцияләренә аерым игътибар бирергә чакырды. «Узган ел “Татарча диктант” белем бирү акциясендә 85 мең кеше катнашты, ә быел безнең максат – 100 мең катнашучыны җыю”, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Шулай ук очрашу барышында Милли шура рәисе агымдагы елның мөһимлеге турында сөйләде, чөнки 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү узачак. Алга йөгереп, ул Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул ителүгә киләчәк юбилей турында да билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда әлеге истәлекле датага 1100 ел тула.

Әңгәмә барышында Васил Шәйхразыев киләчәктә иҗтимагый эшчәнлекнең лаеклы дәвамчылары булсын өчен яшьләр канаты булдыруның мөһимлеген ассызыклады. «Без инде ничә еллар буе Россия төбәкләреннән килгән татар абитуриентларын Татарстанның югары уку йортларына кабул итәбез. Киләчәктә әлеге милләттәшләребез укуларын тәмамлап, Татарстанда яки үз төбәгендә татар конгрессы эшендә активистлар булсыннар иде, без алардан нәтиҗәләр көтәбез». Очрашуда мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Милли Шура рәисе әлеге мәсьәләрне оператив хәл итү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең мәгариф эшләре буенча яңа урынбасар билгеләнүен әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*