tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сызрань Җәмигъ мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум» акциясе башланды
«Сызрань Җәмигъ мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум» акциясе башланды

«Сызрань Җәмигъ мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум» акциясе башланды

6 сентябрьдә җомгадагы барлык мөселман кардәшләребезнең хуплауы буенча «Сызрань Җәмиг мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум» акциясен ачып җибәрдек, Аллаһыга шөкер. Ошбу изге акция исә һәр бер мөселман гаиләсе һәм дә Урта Азиядән эшкә килгән кардәшләребез мәсҗидебезнең төзелешенә, конкрет әйткәндә түбәсенә, берешәр мең сум акча сәдака бирүдән гыйбрәттер. Аллаһыга шөкер, ун көн эчендә бик күп мөселман кардәшләребез юмартлык кулларын җәйделәр.

Һәрберсенең исемен  2011нче елда ачкан Махсус дәфтәргә язып барабыз.

12 сентябрьдә чираттагы Попечительләр советы утырышы узды. Ул очрашуда да бик зур ярдәмнәр җыелды. Һәм дә мин ошбу утырышка килгән Сызрань Думасының депутаты Ильдар Мязитов аркылы мөселманнар исеменнән яңа гына Самар өлкәсенең Думасына сайланган Сергей Гриньконы котладым һәм дә мәсҗидебезнең төзелешенә АО «Тяжмаш» тарафыннан ярдәм килүгә сәбәпче булганы өчен аңа һәм ошбу оешманың хуҗаларына олуг рахмәтләребезне белдердем. Чөнки нәкъ ошбу җыелышыбыз алдыннан «Тяжмаш» тарафыннан ярдәм йөзеннән тимер конструкцияләрнең беренче өлешен китерделәр. Димәк Сергей Иван улы август аенда мәсҗидебезнең төзелешенә килгәндә биргән сүзендә тора. Аллаһы саулык бирсен үзенә.

Туганнарым «Сызрань Җәмигъ мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум» акциясе дәвам итә! Рәхим итеп ярдәмнәрегезне китерегез һәм башкаларга да хәбәр бирегез.

Аллаһы Раббым кабул әйләсен!

Җәмигъ мәчетнең исәп-хисап счетына акча күчереп,  аны төзүдә ярдәм итә аласыз:
Поволжский банк ПАО «Сбербанк России» г. Самара
БИК 043601607
к/с 30101810200000000607
р/с 40703810654400000636
Получатель: №6991/0385
ИНН 6325021029
Шулай ук Декабристлар ур., 59 адресы буенча урнашкан мәчеткә шәхсән үзегез дә килә аласыз.
Сезнең ярдәм акчалата гына түгел, төзелеш материаллары, техника, эшче көчләр белән дә булырга мөмкин.

Сызрань шәһәренең Үзәк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*