tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәйкәл булып кайта каһapмaннар
Һәйкәл булып кайта каһapмaннар

Һәйкәл булып кайта каһapмaннар

Кече Пургада Советлар Союзы Герое Закир Солтановка якташлары һәйкәл ачты. Аны кую эшендә республиканың Эчке эшләр органнары ветераннар оешмасы башлап йөргән. Араларында татарлар да бар. Лаеклы ялдагы милиция капитаны Флүр Сабировка каһарманның үзе белән аралашырга туры килми, әмма туганнары белән очрашканы бар, алар сөйләве аша белә.

“Закир Солтанов районыбыздан бердәнбер Советлар Союзы Герое, татар кешесе булуы минем өчен икеләтә горурлык”, – ди ул.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Закир Солтановка һәйкәл ачу тантанасы аның исемен йөртүче 1 нче санлы Кече Пурга урта мәктәбе каршында узды. Бирегә авыл халкы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кече Пурга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, укытучылар, укучылар килгән иде.

Тантанада Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов, Удмуртия Респуб­ликасы буенча Эчке эшләр министры, полиция полковнигы Алексей Попов һәм башка кунаклар чыгыш ясады.

“Бүген, чыннан да, бик мөһим вакыйга — без Кече Пурга районында туып-үскән Советлар Союзы Герое Закир Солтановка һәйкәл ачабыз. Минем барыгызга да, һәм беренче чиратта, биредә торучы балаларга һәм укучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: әйдәгез, бөек кешебез барлыгын, туганлыкны, туган илгә, якыннарыбызга мәхәббәтнең нәрсә икәнен белгән һәм имин киләчәк өчен барысын да эшләгән чын геройларның җир йөзендә булуын һәм булачагын онытмыйк”, – диде Ярослав Семенов.

Һәйкәлне ясау һәм урнаштыру өчен акча җыюны әлеге тантанада катнашкан Герман Санников җитәкчелегендәге Удмуртия Эчке эшләр органнары ветераннар советы оештыра.

Закир Солтанов 1923 елда Кече Пурга районының Әбделмән авылында туа. 7 нче сыйныфтан соң фабрика-завод укучылары мәктәбендә (ФЗУ) һөнәр ала. Башта Әгерҗедә паровозларны ремонтлау буенча слесарь булып, аннан Ижау машина төзү заводында эшли. Ижауда татар клубында куела торган спектакльләрдә бик яратып катнаша. 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр яралана. Варшава өчен сугышларда лейтенант Закир Солтанов ике сугышчы белән Висла елгасын кичеп, дошманның ут нокталарын ачыклап кайта. Шул ук төндә укчы ротага юл күрсәтә, бәрелешләрдә ике танкны сафтан чыгара. Командованиенең бурычларын үрнәк булырлык итеп батырларча үтәгәне өчен якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Берлинга кадәр барып җитә.

Туганнан туган сеңеле Дамира Королева абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашып: “Мин 1941 елда тудым. Закир абый сугышка киткәндә, бер яшьлек булып калганмын. 1946 елда без Әгерҗедә тимер юл вокзалыннан ерак булмаган Каганович урамында яши идек. Кояшлы бер көндә иптәшләрем белән уйнап йөргәндә вокзал ягыннан ике озын буйлы абыйның килүен күрдем. Аның берсе Закир абый булып чыкты. Ул искиткеч әйбәт кеше иде, гомер буе аралашып яшәдек. Миндә аның хатлары саклана. Ул Әгерҗене, Әбделмән авылын бик яратты, мөмкинлеге булган саен кайтырга тырыша иде. Үзебезнең милли ашлар – бәлеш, чәк-чәк, өчпочмакларны ярата иде. Хат аша: “Ничек пешерергә?” — дип, әнидән сорап яза иде”.

Сугыштан соң Закир Солтанов Сверд­ловск өлкәсендә Эчке эшләр органнарында эшли, лаеклы ялга чыккач, Херсон шәһәренә күчә. Туган авылы Әбделмәндә йортлар саны санаулы гына булса да, аның исемен йөртүче урам бар. Кече Пурганың 1 нче санлы мәктәбе герой исемен йөртә. 2016 елның гыйнварында мәктәп бинасы фасадына Закир Солтанов истәлегенә мемориаль такта куела. Хәзер исә мәктәп ишегалдында һәйкәл бар. Яшь буын каһарман якташлары турында белер һәм онытмас.

Фәнзилә Салихова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*