tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган димчеләр, рус һәм татар эстрадасы йолдызлары, затлы бүләкләр: “Питрау – 2019”да безне ниләр көтә?
Танылган димчеләр, рус һәм татар эстрадасы йолдызлары, затлы бүләкләр: “Питрау – 2019”да безне ниләр көтә?

Танылган димчеләр, рус һәм татар эстрадасы йолдызлары, затлы бүләкләр: “Питрау – 2019”да безне ниләр көтә?

20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узачак.

Питрау быел иң борынгы һәм иң мөһим йолаларының берсен – фестивальне 12 июль көнне үткәрү гореф-гадәтен бозып, 20 июль көнне гөрләячәк. Халыкта “Питрау җитте – җәй үтте” диләр. Галимнәр исә август эссе булачак дип фаразлый. Моңарчы җәй күрмәгән, кызынмаган, ачык ишекләргә эленгән чаршау аша кергән җәй төненең салкын һавасыннан ләззәт алмаган татарстанлылар өчен Питрау чыннан да җәйне алып килер дип ышанасы килә.

Питрау элек ничек бәйрәм ителгән?

Тарихка күз салыйк. Керәшен халкы Питрау бәйрәме белән Сабан туйлары арасында параллельләр үткәргәнне яратмый. “Питрау – Питрау булып, Сабантуй – Сабантуй булып, үз вакытларында үткән, аерым гореф-гадәтләрне гәүдәләндерүче бәйрәмнәр булып яши бирсеннәр”, диләр.

Июль ае – керәшен халкы өчен төрле йола һәм гореф-гадәтләргә бай ай. Иң мәһабәт бәйрәмнәренең берсе – Питрау. Питрауга әзерлек алдан ук башлана. Аңа кадәр керәшен халкы 6 июль – Аграфена Купальница, 7 июль – Иван Купала көннәрен дә бәйрәм итә торган иде. Хәзер исә ничә еллык тарихка ия булган бәйрәмнәр телгә генә алына. Аграфена көнендә ел буенча җитәрлек итеп миллек (мунча себеркесе) әзерләгәннәр. Миллек белән чабыну өчен кызу итеп мунча ягу гадәте дә булган. Иван Купала көнендә дә шундый ук чаралар оештырылган: яшьләр күмәкләшеп су коенган, кичен егетләр-кызлар елга буйларында учак ягып, биюләр, уеннар оештырган, учак өстеннән сикереп чыгуда көн сынашкан.

12 июль көнне ягъни Питрау бәйрәме көнне кыл җәйне урталай бүлә. “Питрау көне бер дә үзгәрми, ел да, гадәттәгечә, 12 июльдә билгеләп үтелә” дисәләр дә, быел фестиваль егерме еллык юбилеен егерменче июль көнне бәйрәм итәчәк.

Шәхсән минем өчен Питрау бәйрәменең тарихы нык кызыклы. Питрау – Иисус Коткаручының ике шәкерте – Петр һәм Павелны искә алу көне. Петр балыкчы булган, шул сәбәпле күп җирләрдә Питрау балыкчыларның һөнәри бәйрәме буларак та билгеләп үтелгән. Питрау бәйрәмендә Петр белән Павел ни сәбәпле искә алына? “Инҗил” (“Евангелие”) язмалары буенча, Петрның апостоллык гомере катлаулы һәм фаҗигале вакыйгаларга бай булган. Петр һәм Павелны Рим императоры Нерон әмере буенча зинданда хачка кадаклап җәзалап үтергәннәр. Петр белән Павел төрле халыкларга хатлар язган, алар Библиягә кертелгән. Питрау бәйрәме икенче төрле Петр һәм Павел көне дип тә әйтелә: рус телендәге Петров день – Петр көне сүзтезмәсеннән.

Питрау элек чиркәүләре булган авылларның Престол бәйрәмнәре буларак кына яшәп килгән. Башка авыллар шул авылларга кунакка төшкән, шул сәбәпле Питрау “кунак кызлары бәйрәме” булып саналган, аның уеннары да кич кенә узган.

2008 елга кадәр Питрау фестивале район бәйрәме буларак кына бәйрәм ителгән. 2008 елда, Татарстан халыклары Ассамблеясе канаты астында уза торган Татарстан халыкларының этник бәйрәмнәре графигына кертелгәч, Питрау бәйрәме керәшен мәдәнияте фестивале статусын ала һәм район бәйрәмнәре буларак кына түгел, бөтен республика, төрле төбәкләр, хәтта чит ил кунакларын бер аланда берләштерүче фестиваль буларак уза башлый.

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова әйтүенчә, керәшен халкы Питрау фестивален традицион бәйрәм дип атамый, чөнки традицион бәйрәмнәр барлык гореф-гадәтләрнең, йолаларның үтәлүен күздә тота. Быел, әйтүебезчә, фестивальнең иң борынгы һәм иң мөһим йолаларының берсе – Питрауны 12 июль көнне үткәрү гореф-гадәте бозылды. Шул сәбәпле генә дә фестиваль берничек тә “традицион бәйрәм” дип атала алмый.

Халык сынамышы

Питрау элек-электән кичке бәйрәм булып исәпләнә, шул сәбәпле кич белән уза. Катнашучылар, төрле ырулар көндез кунакка җыела, ә кич белән инде бәйрәм, уеннар, күңел ачу чаралары башлана.

Халык сынамышы: Питрау көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, булган барлык авыруларың да китәчәк.

Күп кенә керәшен авылларында бүгенге көнгәчә Питрау көнне Питрау тәкәсе – корбан чалу гадәте саклана. Соңгы елларда бу бәйрәмне олылап билгеләп үтү матур гадәт булып яңадан кайта. Бу хакта исә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган, Питрау фестиваленә багышланган конференциядә Питрау бәйрәмен оештыручылар да әйтте.

Питрауның быелгы үзенчәлекләре

“Питрау – 2019” фестивалендә кунакларны ниләр көтә? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фестивальнең быелгы үзенчәлекләре белән таныштыра.

1. Фестивальгә Башкортстан Республикасының Бакалы районыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан районнарыннан һәм хәтта Франциядән кунаклар һәм фольклор ансамбльләре килүе көтелә. Татарстанның 60 керәшен фольклор коллективыннан 44-е Питрау бәйрәменә киләчәк.

2. Фестивальнең эстрада сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Венера Ганиеваһәм Георгий Ибушев, җырчы, композитор, шаян сүз остасы Виталий Агапов, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, Татарстанның халык артистлары Миңгол ГалиевИскәндәр Биктаһировһәм Елена Бичарина, җырчылар Марина КарповаРишат ФазлыйәхмәтовВалерий ШрыковЛариса БасыйроваРадик ШәрибҗановОксана Дмитриева, “Рондо” төркеме лидеры Александр Ивановһәм “Мануфактура”, “Форум”, “Электроклуб” төркемнәре солисты Виктор Салтыковһәм “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклоры ансамбле чыгыш ясаячаклар. “Бәрмәнчек” ансамбле – Питрауның йөзек кашы. Алар бәйрәмгә махсус программа нигезендә махсус чыгышлар әзерли. Фестивальнең төп программасы да “Бәрмәнчек” ансамбле программасы буенча төзелгән”, – дип сөйләде Людмила Белоусова.

“Питрау” яшьләр дискотекасында алып баручы һәм шоумен Илдус ЗакировDJ SmilezzDJ ЧарджерМС Алмаз ГалләмовИскәндәр Шакиров, Татарстанның атказанган артисты Булат НигъмәтуллинРимма НикитинаБулат “Акбулат” БилаловИлназ СафиуллинЛэйнаМарат ЯруллинАлинә ӘхмәтшинаИлдар Харисовчыгышлары көтелә.

Питрауда Раяз ФасыйховХәким белән ГүзәлияРифат Зарипов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовчыгышлары да көтелә. “Рифат Зарипов та чакырулы. Безнең халык аны бик ярата”, – ди Мамадыш районы башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.

3. Юбилей фестивалендә “Керәшен чибәре” матурлык бәйгесе үткәрелмәячәк. Быел Питрау сәхнәсендә “Керәшен гүзәлләре” парады узачак, ягъни кунаклар алдагы елларда җиңү яулаган барлык тугыз чибәрне бер сәхнәдә күрә алачак. “Керәшен чибәре – 2018” җиңүчесе “Иң чибәре” исемен ике ел йөртеп, таҗны икенче елга гына тапшырачак. Быел исә күчмә таҗ Питрау музеена тапшырылачак. Чираттагы керәшен чибәрен киләсе елда гына ачыклаячаклар. “Бу – фестивальнең төп программасы. “Керәшен чибәре” бәйгесе Питрауны башка бәйрәмнәрдән аерып тора”, – диде Людмила Белоусова.

4. Питрауда “Димче почмагы” эшләячәк. Оештыручылар әйтүенчә, фестиваль яшьләрне кавыштыра. “Димче почмагында” танылган димче Аграфена Васильеваһәм аның ярдәмчесе Елизавета Сергееваэшләячәк. Элек Питрауда кавышып, Питрау төнендә тауга менеп, таң каршылаган яшьләр гомергә бергә булачак, картлыкка кадәр бергә таң каршылаячак, дип саналган.

– “Питрауда кызлар сайлыйлар, Пыкрауда туйлар ясыйлар”, дигән әйтем дә бар. Безнең “Керәшен чибәре” бәйгесе дә болай гына уйлап чыгарылган бәйге түгел. Ул – безнең элек-электән килгән гореф-гадәт, чөнки элек нәкъ Питрауда кызлар сайлаганнар: Питрауга кунак кызлары килгән, – диде Людмила Белоусова.

Питрауга “Димче почмагы”на басып, Хәкимгә кушылып, “Ялгыз акко-о-ош.. күлләрдә..” дип җырлау өчен генә булса да барырга кирәк. Шуннан соң бүтән беркайчан да ялгыз булмавын ихтимал.

Оештыручылар, ни кызганыч, Питрауда күпме гаилә туган икәнен белми, санап бармый. “Татар-информ” хәбәрчесе фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә “Питрауда туган гаиләләрдән соңрак тагын бер фестиваль оештырып булыр иде” дип тәкъдим итте. Әлеге идея оештыручыларны кызыксындырды, алар әлеге идея өчен рәхмәт әйтте. Киләсе елларда Питрауда барлыкка килгән гаиләләрне саный башларлар, якты киләчәктә алардан фестиваль да оештырып куярлар дип ышанып калабыз. Сез Питрауда танышып, гаилә корган кешеләрне белә идегезме әле? Белмәсәгез, белегез! Татарстанның атказанган һәм халык артисты Лидия Әхмәтова беләнРөстәм Әхмәтовнәкъ менә Питрауда кавышып, гаилә корган.

5. Фестивальдә “Әкият” балалар мәйданчыгы эшләячәк. Мәйданчык ярдәмендә балалар гореф-гадәтләре, йолалары белән танышачак, уеннар формасында гореф-гадәтләрнең үзенчәлекләрен үзләштерәчәк. Мәйданчыкта заманча интерактив уеннар да эшләячәк, әмма алар да эчтәлекләре белән дә, эш юнәлешләре белән дә борынгы гореф-гадәтләр белән тәңгәл киләчәк. Балалар белән Мамадыш районының мәгариф бүлеге һәм Казаннан “Ак Барс Арт” иҗади берләшмәсе хезмәткәрләре эшләячәк. “Керәшен балалары да үз гореф-гадәтләрен белергә, яхшы йолаларны дәвам итәргә тиеш”, ди Степан Спиридонов.

6. Көрәшнең төп призы – машина – лаеклы җиңүчесенә тапшырылачак. “Төп приз өчен көрәшәсе булачак, бу жирәбә уйнатуга гына кайтып калмаячак”, – диде Степан Спиридонов.

7. Питрауда автостоянкалар булачак, бәйрәмгә килүчеләрнең дә, бәйрәмнән китүчеләрнең дә машина мәсьәләсендә проблемалары булмаячак. Елганың бер ягында бәйрәм узачак, икенче ягында машиналар өчен автостоянка булдырылачак, шул сәбәпле бәйрәмгә күпер аркылы җәяү керергә туры киләчәк.

8. Бәйрәмгә гадәттә 30-40 мең кеше килә икән. Быел да шул чама булыр дип фаразлана. Питрауга килүчеләр саны елдан-ел арта, ягъни Питрау бәйрәме ел саен бәйрәмдә катнашучылар саны буенча рекорд куя. Элек фестиваль мәйданчыгыннан еракта “Тәпи” чишмәсе булган. Чишмәгә, су эчәргә дип, бик белгән кешеләр генә барып кайта торган булган. Хәзер Питрау мәйданчыгы “Тәпи” чишмәсенә кадәр барып җиткән. Моннан тыш, биредә хәтта мастер-класслар майданчыгы, фотографиягә төшү зоналары да оештырылган.

9. Быел Питрауда “яңа авыл” салынган. “Кунаклар күпердән чыгып, Тырлау аланына кереп килүгә үк әлеге үзгәрешләрне күрәчәк, чөнки без быел яңа авыл, яңа йортлар салдык. Керәшен авылы яңарды, үзгәрде”, дип ышандыра оештыручылар.

10. Бәйрәмдә 00.00 сәгатьтә салют атачаклар, бәйрәм иртәнге 02.00 га кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәмнең “рәсми булмаган” дәвамы да булачак. “Керәшеннәр башта җыелыша алмый, аннан таралыша алмый” дигәндәй, бәйрәм әле икедән соң да дәвам итәчәк”, ди оештыручылар.

11. Питрауга мөхтәрәм затлар да чакырылган. Чараның төп кунагы буларак Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинкөтелә.

12. Башка халыкларның милли бәйрәмнәре авылдан авылга күченеп йөрсә дә, Питрауның урыны үзгәрми. “Питрау – Мамадыш районының бренды”, – ди Степан Спиридонов. Аның әйтүенчә, халыкта “Мамадыш – ул Питрау, Питрау – ул Мамадыш” диләр. Питрау бәйрәме уза торган җир шул тикле матур булу сәбәпле, удмуртлар “Гырон Быдтон” республика бәйрәмнәрен Мамадышта үткәрүне сораган.

13. Питрауга җәмәгать транспортында да барып булачак: Мамадыштан Җөригә автобуслар йөриячәк. Үз автомобильләрендә килүчеләр өчен координатлар:

55°56’28.2″N

51°21’39.1″E

Программа

Фестивальнең тулы программасы:

16.30-17.00Ат чабышы
16.00“Питрау” музее
16.00“Әкият” балалар мәйданчыгы
17.30-18.00Тантаналы ачылыш (“Питрау” музыкаль композициясе, котлаулар һәм бүләкләүләр)
19.00Мәйданчыклар эше:
Үзәк мәйданда халык уеннары; суда конкурслар, уеннар; милли көрәш:
– ир-атлар: 60, 70, 80, 90, 100, 120 кг һәм 120 кг артыграклар;
– 2001 елгы яшүсмерләр: 65 кг ,80 кг;
– 2002 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр: 36 кг кадәр, 40, 43, 46, 55, 60 кг;
– 2006 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр: абсолют авырлык категориясе;
– 55 яшьлек һәм аннан олырак ветераннар: абсолют авырлык категориясе.
Билбау көрәше: яшүсмерләр: 65 кг кадәр, ир-атлар: 80 кг.
“Керәшен ишегалды”: фольклор коллективлары чыгышы, “Питрау” музее, “Керәшенчә сый” мастер-класслары, “Питрау” учагы (23.30), “Керәшен чибәрләре” фестивале, “Димче почмагы”, “Җир-ана байлыклары”, “Тәпи” чишмәсе җыры, “Аучы һәм балыкчы почмагы”
20.30WorldSkills флагы эстафетасын тапшыру (эстрада сәхнәсе)
Эстрада сәхнәсе:
19.00 – 00.00Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Виталий Агапов, Вадим Захаров, Миңгол Галиев, Искәндәр Биктаһиров, Елена Бичарина, Марина Карпова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Валерий Шрыков, Лариса Басыйрова, Радик Шәрибҗанов, Оксана Дмитриева, Александр Иванов, Виктор Салтыков һәм “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклоры ансамбле
Рус эстрадасы артистлары:
21.00-21.40Александр Иванов
22.30-23.30Виктор Салтыков
20.00“Питрау” яшьләр дискотекасы: Илдус Закиров, DJ Smilezz, DJ Чарджер, МС Алмаз Галләмов, Искәндәр Шакиров, Булат Нигъмәтуллин, Римма Никитина, Булат “Акбулат” Билалов, Илназ Сафиуллин, Лэйна, Марат Яруллин, Алина Әхмәтшина, Илдар Харисов
23.30Бәйрәм лотереясен уйнату (үзәк мәйдан)
00.00Бәйрәм фейерверкы.

Динә ЙОСЫПОВА

intertat.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*