tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар гүзәле – Айсылу
Татар гүзәле – Айсылу

Татар гүзәле – Айсылу

Татар халкы гореф гадәтләргә, йолаларга , матур бәйрәмнәргә бай халык. Татар бубулары белән горурланып яшәүче ул – кызларыбыз да аз тугел. Менә шундыйларның берсе татар кызы, Казан кызы Айсылу Хәбибрахманова.

Айсылу Казан Федераль университетының  дизайнерлар әзерәү факультетында соңгы курста укый. Шуңа да карамастан, ул     татар  халыкының милли  киемнәрен тегү белән шөгылләнә.  Шулай ук, никах,  туйлар өчен дә аерым коллекцияләре бар.

Айсылу үзе бик күп бәйгеләрдә модель буларак катнаша. Сентябрә аенда үзенең яңа коллекциясен тәкъдим итәргә уйлый.

“Телем, халкым белән горурланып яшим, киләчәктә дә милләтемә хезмәт итәргә телим” – ди ул.

Менә шундый яшьләребез барында телебез югалмас. Гореф– гадәтләребез сакланыр, ә инде милли киемнәребез халыкка барып җитәр дип ышанасы килә.

Фотолар   http://vk.com/id13743108  адресыннан алынды.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*