tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы җитәкчелеге Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары белән очрашты
Татар конгрессы җитәкчелеге Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары белән очрашты

Татар конгрессы җитәкчелеге Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары белән очрашты

15 февральдә Татар конгрессында БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары делегациясе белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы хезмәткәре Әлфия Әхәтова да катнашты.

Түгәрәк өстәл янында төбәкләрдә татар телен укыту, шулай ук китаплар белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Катнашучыларны сәламләп, Данис Шакиров мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр турында искәртеп узды. “Моннан 2 ел элек булган вакыйгалар халыкның туган телне саклауның мөһимлеген аңлый башлавына китерде. Мин бүген монда татар халкы язмышы өчен битараф булмаган кешеләр җыелуына ышанам”, – диде БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

Әлфия Әхәтова билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган чаралар тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора. Шулай ук ул түгәрәк өстәл катнашучыларын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган барлык чараларда катнашырга өндәде.

Укытучылар һәм тәрбиячеләр исә укытучылар өчен Ульяновск өлкәсендә татар теле курслары булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Очрашу ахырында Данис Шакиров агымдагы елның октябрь аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләсенә бөтен җаваплылык белән карарга кирәклеген искәртте. “Бу бик мөһим мәсьәлә. Бу безнең эшчәнлекнең күрсәткече булып тора”, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*