tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалы узды
“Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалы узды

“Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалы узды

II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе ахырына якынлаша. Быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылды. Һәм анда узган елдан аермалы буларак, үзгәрешләр кертелде. Быел Муса Җәлил һәм фронтта булган башка татар шагыйрьләренең дә әсәрләре яңгырый. Балалар үзләренең туган ягында туып-үскән язучыларның иҗатын өйрәнде.

Бүген Казанда “Тукай” клубында жюри финалга узган 60 чыгышны карады. Шигырьләр татар, рус һәм чит телләрдә ( тыва, төрек, әзербайҗан, инглиз) яңгырады. Катнашучылар Татарстан,  Чиләбе, Екатеринбург өлкәләре, Пермь крае, Тыва, Әзербайҗан, Башкортстан республикаларыннан килгән. Балалар сугыш темасына багышлап үзләре язган шигырьләрне дә сөйләде. Коллектив белән әзерләнгән чыгышлар да булды.

Узган ел белән чагыштырсак, балаларның әзерлеге югары. Жюри әйткән кимчелекләрне бетерергә тырышканнар. Жюри бәйгедә катнашучыларны финалга видеоязмалар аша сайлап алды. Бүген алар күзгә-күз беренче тапкыр очрашты. Жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров барлык чыгышларны да карап бетергәннән соң, үз фикерен әйтте. ” Балаларны тыңлагач, татар бар икән бит әле. Татар тиз генә юкка чыкмаячак. Мондый укучылар, ата-аналар, укытучылар булганда, милләтебез яши дип сөенеп утырдым,”- диде.

Иртәгә, 18 нче февральдә II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең Гала-концерты узачак. Җиңүчеләрнең исемнәре шунда игълан ителә. Исегезгә төшерәбез, быел конкурста барлыгы 7 меңгә якын бала катнашты.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, бәйгене оештыручылар фронтовик язучыларның балалары белән очрашу да әзерләгән. Анда Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Авзал Шамовның кызы Әлфия Шамова, Риза Ишморатның уллары Рафаэль һәм Рөстәм Ишморатлар катнашты. Алар әтиләре белән бәйле кызыклы истәлекләр белән уртаклашты. Балалар өчен бу истәлекле очрашу булды. Кунаклар малайлар һәм кызларның сорауларына да бирде. Бергәләп фотларга төштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*