tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәнияте – халыкны туплаучы көч
Татар мәдәнияте – халыкны туплаучы көч

Татар мәдәнияте – халыкны туплаучы көч

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы” комиссиясе эшләде. Аның утырышын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды. Бирегә комиссия әгъзалары, татар оешмалары вәкилләре белән бергә күп кенә татар сәнгате йолдызлары, республика иҗади коллективлары, мәдәният оешмаларынының җитәкчеләре чакырылган иде.

Кереш сүзендә Айрат Сибагатуллин Татарстанның бай мәдәни тормышы, узып баручы мәдәният елының истә калган вакыйгалары, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез белән булган мәдәни багланышлар торышы белән таныштырып китте.

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрованың чыгышы төбәкләрдә мәдәни чаралар үткәрүгә ярдәм итәчәк тәкъдимнәр белән кызыклы булды.

Урыннарда федераль, авыл сабантуйларын үткәрү, “Түгәрәк уен”, “Идел йорт”, “Иделкәем” фестивальләренә, “Татар моңы”, “Сөйкемле шүрәле”, “Татар кызы” бәйгеләренә катнашу җирле татар оешмаларының үзмаксаты булырга тиешлеге ассызыкланды.

Шулай ук чит илләрдә, башка төбәкләрдә яшәүче татар рәссамнары, язучылары башка иҗатчыларны барлау эшенең әһәмияте турында да әйтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*