tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссия утырышы узды
“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссия утырышы узды

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссия утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры – Илшат Әминов алып барды.

Комиссия утырышында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары – Нурия Беломоина, “Татмедиа” ачык акционерлык  җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе – Римзил Вәлиев, “Татарстан–Яңа гасыр” телеканалы генераль директорының телевидение буенча урынбасары, генераль продюсеры – Миләүшә Айтуганова, “Татарстан–Яңа гасыр” телеканалы генераль директорының радио буенча урынбасары – Илнур Фәйзрахманов, “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире – Илфат Фәйзрахманов, “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире – Фаил Фәтхетдинов, Ульяновск шәһәрендә нәшер ителүче “Өмет” газетасы баш мөхәррире – Исхак Хәлимов, Мари Эл Республикасының Бәрәңге районында нәшер ителүче “Безнең тормыш” газетасы мөхәррире – Равил Хөсәенов, “Шәһри Казан” газетасы журналисты – Илфак Шиһапов, “Матбугат.ру” бәйсез электрон газетасын оештыручы – Данил Сәфәров чыгышлары яңгырады.

Көн тәртибендә: башкарылган эшләргә хисап; бүгенге көн кадагында торган проблемаларга карата чыгышлар һәм фикер алышу; “Татарвидео” бәйгесендә җиңүчеләрне котлау; 2015 елга Масакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясенең эш планын тикшерү һәм раслау;резолюция кабул итү каралды.

Утырышта катнашучы татар газеталары мөхәррирләре һәм журналистлар күбесе вакытлы матбугатка яздыру бәясе арту сәбәпле тиражларның кимүенә зарланды. Журналист Илфак Шиһапов татар вакытлы матбугатының телен гадиләштерергә кирәк, авыл халкына җиңел укылышлы мәкаләләр тәкъдим итәргә кирәк дигән фикер җиткерде. “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов: “Матбагачыларга бергә берләшеп эш итәргә, газет таратуны үз өстебезгә алырга кирәк. Татар вакытлы матбугатын сату өчен аерым кибетләр оештырсак яхшы булыр иде”, – дип сөйләде. “Матбугат.ру” электрон газетасын оештыручы Данил Сәфәров вакытлы матбугатның электрон версияләрен эшләп сатып була икәнен, “Мәгариф” журналы мисалында аңлатты. Шулай ук ул татар басмаларының электрон сайтлары кирәкле дәрәҗәдә эшләмәүләрен, алар икенче планда кала бирәләр дип шелтәләде.

Чыгышлар һәм фикер алышу тәмам булгач комиссия әгъзалары һәм җыелган журналистлар резолюция кабул иттеләр.

Булат Ибраһим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*