Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар дин әһелләренең координацион шурасы нигезләмәсе расланды
Татар дин әһелләренең координацион шурасы нигезләмәсе расланды

Татар дин әһелләренең координацион шурасы нигезләмәсе расланды

Бүген, 4 декабрьдә Россия Ислам университетында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү” комиссиясе эшләде. Утырышны комиссия рәисе, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, билгеле, булганча, дини оешмалар, дин әһелләре белән эзлекле һәм даими рәвештә эш алып бара. Ел саен татар имамнары форумы үтә. Милләтебезне саклап калган Ислам дине бүгенге көн шартларында да шушы изге миссия алга таба барсын өчен 2014 ел форумында Татар дин әһелләренең координацион шурасы төзү турында принципиаль  карар кабул ителде. Аны оештыру җыелышы көз көне уздырылды. Башкарма комитеты утырышында нигезләмә проекты тәкъдим ителде. Аның турында фикер алышу узды.

Шулай ук утырыш вакытында Болгарда Ислам мәгариф үзәген кору, әлеге оешманың нигезләмәсе проектын карау да үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*