Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр көрәш һәм татар тарихы турында сөйләштеләр
Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр көрәш һәм татар тарихы турында сөйләштеләр

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр көрәш һәм татар тарихы турында сөйләштеләр

Бүген, 4 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссия утырышы узды. Ул Татарстан Дәүләт Советы бинасында Башкарма комитет әгъзасы, депутат Разил Вәлиев рәислегендә үтте. Бирегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  әгъзалары, чит илләрдәге татар оешмалары вәкилләре, Татарстанның рәсми оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Комиссиягә катнашучылар өчен башта Дәүләт Советы буенча экскурсия ясалды, соңыннан көн тәртибенә куелган мәсьәләләр каралды. Алдагы 2015 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу шигаре астында үтәчәк. Бу турыда җентекләп сөйләшенде. Россиядән читтә яшәүчеләр дә бу датаны ничек билгеләп үтәчәкләре турында сөйләделәр.

Татар диаспорасы тарихын өйрәнү зарурияте дә игътибар үзәгендә булды. Бу эш алып барыла, аны системага салу кирәклеге әйтелде. Чит илләрдәге милләттәшләребез Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре белән бергәләп алып барсыннар иде дигзн киңәш тә яңгырады.

Шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә милли традицияләрне саклау йөзеннән үзләрендә көрәш федерацияләрен оештырып, милли спорт төребезне популярлаштыруны максат итеп куярга тәкъдим ителде.

Чит илләрдәге милләттәшләребезнең күп кенә кызыклы иҗтимагый, мәдәни проектлары күп, шушы проектларны күмәкләшеп яклау, ярдәм итү максаты да куелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*