tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышына катнашучылар җыела башлады
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышына катнашучылар җыела башлады

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышына катнашучылар җыела башлады

Бүген, 4 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы эшен башлый. SAM_0081Хәзерге вакытта катнашучыларны теркәү бара. Утырышка башкарма комитет әгъзалары, урыннардагы татар оешмалары җитәкчеләре, Татарстан рәсми оешмалары һәм министрлыклары вәкилләре журналистлар – барлыгы 200 ләп кеше чакырылган.

Килүчеләре белән кыска гына әңгәмәләр корып алдык.

SAM_0076Саҗидә Баталова, Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе татар дөньясында яхшы билгеле шәхес.

Бу энергиясе ташып торган сөйкемле ханым бар эшкә дә өлгерә. Татар оешмалары эше белән беррәттән төбәкләрендә зур иҗтимагый, мәдәни эшчәнлек алып бара. Аның туристик проектлары аеруча кызыклы.

Казаннан кайтып җитүгә Саҗидә ханым янәдән эшкә чумачак. 20 декабрьдә аларда Бурятия, Иркутск өлкәсе, Байкал арты крае татар оешмалары вәкилләре “Байкүл җыены”на тәҗрибә алмашырга киләчәк. 21 декабрьдә – мигрантлар көне үтә. Биредә дә татарлар арадашчы, аңлатучы, ярдәм итүче вазыйфасын башкара.

SAM_0077Ринат Ахунов – Ригадан, Латвия татарлары җәмгыяте “Идел”не җитәкли.  “Быел 1 ауропа сабантуенда катнаштык, Гданьскта Аууропа татарлары альянсы  утырышына бардык, Каз өмәсе үткәрдек әле дип сөйләп китте. Килщсе елда 6 июньдә үтәчәк Рига Сабантуена әзерлекне башлап җибәргәннәр икән.

SAM_0084Эшләренең матур үрнәге итеп “Татар ашлары – мәдәният мирасы исемле” татарча-латышча китапны да бүләк итте. Аның дизайнын Казандагы “Madaniyat2 төркеме эшләгән, калган барлык эш – ризык рецептларын туплау, фоторәсемгә төшерү, латыш теленә тәрҗемә итүне Латвиядәге милләттәшләребез үзләре башкарган. Китап Рига Думасының матди ярдәме белән дөнья күргән.

SAM_0078Гөлҗан ханым Мясоутова Әзербәйҗан башкаласы Баку шәһәреннән җыелышка дип килгән. Әзербәйҗандагы милләттәшләребез һәрдаим актив эшләп киләләр. Быел беренче тапкыр “Каз өмәсе” оештырып җирле халыкны шаккаттырдылар. Гөлҗан ханым иренми торган кеше, бар эшне дә булдыра. Әле менә ноябрь ахырында гына ул Әзербәйҗандагы Россия илчелеге каршында эшләче ватандашлар белән элемтәләр координацион шурасының рәисе итеп сайланды. Уңышлар теләп калабыз!

SAM_0083Әлбәттә, утырышка татарстанлылар да килә. Рәсемдәге бу ике ханым Теләчедән килгәннәр.

SAM_0087Раузалия Суниева – Казанда яши. Бер ел элек Мари Илендә туып үскән бүгенге көндә Казанда яшәүче милләттәшләребез үзләренең якташлыгын төзегәннәр. Без теләгәнчә, тиз булмаса да, эшләребез әйбәт бара, диде ул. Кешеләребез бик әйбәт бит дип мактанып та алды.утырышларында башланып китәчәк

Төштән соң эш комиссия утырышларында башланып китәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*