enrutat
Баш бит / Татар телен өйрәнгән Олег Бушеев: «Табибларга әллә ничә тел белү комачау итми»
Татар телен өйрәнгән Олег Бушеев: «Табибларга әллә ничә тел белү комачау итми»

Татар телен өйрәнгән Олег Бушеев: «Табибларга әллә ничә тел белү комачау итми»

Кибеттә булды бу хәл. Касса янында берәү сатучы кыз белән тырышып-тырышып татарча сөйләшә. «Матур сөйләшәсез!» – дим. Шушы сүзне генә көткәндәй, абзыйның игътибары миңа күчте. Баксаң, чеп-чи урыс кешесе икән ул. Олег Бушеев татар телен үзлегеннән өйрәнгән, шуннан бирле онытканы юк. Онытырга ирек тә бирмиләр.

– Мин теш табибы булып эшлим. Клиникага килүчеләрнең күбесе русча начар белә. Шуннан соң мин татарча өйрәнергә булдым. Җитмәсә, хатыным да – татар кызы. Тик ул да, аның туганнары да русча гына сөйләшә. Туктале, үзем өйрәним, дидем! Яңа сүзләр ишетеп, аларны язып бара башладым. Әкренләп татарлар белән Тукай телендә сөйләшә башладым. Яшермим, татарча өйрәнү җиңел бирелмәде. Менә хәзер ни өчен сезнең русча авыр сөйләшкәнне аңладым инде, – ди Олег Иванович. – Табибларга әллә ничә тел белү комачау итми. Татарстанда яшәгәч, татар телен белүне аларга карата хөрмәт билгесе дип уйлыйм. Тормышта һәрвакыт уку, өйрәнү насыйп булды. Башта мәктәптә, соңрак институтта белем алдым. Аннары телләр өйрәнә башладым. Син татарча беләсең дип, Чуашиягә җибәрделәр. Чуашчаның бөтенләй башка тел икәнен аңлагач, анысын да өйрәнә башладым. Абыем француз кызына өйләнде. Килен белән сөйләшергә дип, шул телнең нечкәлекләренә төшендем. Хәзер рәхәтләнеп аралашам.

Олег әфәнденең кызы Алманиядә яши икән. Олег Иванович, анда барасы булгач, немецча да өйрәнә башлаган.

– Элек татарча сөйләшергә ояла идек. Хәзер инде бернинди чикләүләр дә юк. Ә кеше телен оныта. Шаккатам мин шундыйларга! Үз әти-әнисенең телен хөрмәт итмәү бит инде. Ничек инде кайдан чыкканны онытмак кирәк?! – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*