tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов: «Татарча диктант»та катнашучылар саны 100 мең булыр дип өметләнәбез
Марат Әхмәтов: «Татарча диктант»та катнашучылар саны 100 мең булыр дип өметләнәбез

Марат Әхмәтов: «Татарча диктант»та катнашучылар саны 100 мең булыр дип өметләнәбез

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татарча диктант» акциясендә катнашучыларның саны 100 меңгә җитәргә мөмкин икәнлеген искәртте. Бу хакта ул Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә үткән «Татарча диктант» акциясендә әйтте.

«Татарча диктант» — бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк һәм алар бик файдалы. Анда катнашучыларның саны да елдан-ел арта. Быелгы диктант язучылар саны 100 меңгә тулмасмы икән дигән өметләр белән үтә», — диде Марат Әхмәтов.

«Соңгы тапкыр диктантны мәктәптә яздым, әлбәттә. Соңгы елларда бу дәрәҗәдә үткәрелә торган диктантларда катнашканым булмады, кызганыч. Мәктәптә мин начар укымадым. Әнием дә укытучы булгач, сыйныфтагы башка балалар миңа карыйлар иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бик талантлы, көчле иде. Аның биргән дәресләре әле хәзер дә хәтеремдә», — диде Марат Әхмәтов.

«Татарча диктант» акциясе 2015 елдан бирле үткәрелә. Быелгы диктант онлайн форматта Татарстан Республикасының Милли китапханәсеннән трансляцияләнде. Текстны КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, язучы Фоат Галимуллин укыды. Диктант тексты итеп Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

«Татарча диктант» акциясен «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*