tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа китаплар тәкъдим итте
Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа китаплар тәкъдим итте

Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа китаплар тәкъдим итте

Бүген «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр яңа биш китап тәкъдим итте.

Алар арасында Лиана Әмирханованың «Үстерә торган китап», Рөстәм Галиуллинның «Биш „икеле“», Алинә Бикмуллинаның «Йолдызлар шулай куша», Алинә Хисамиеваның «Күбәләкле җәймә», «Салават күпере» редакциясе ярдәмендә язылган «Уеннар башваткычы» китаплары бар.

«Быел безнең редакциядә балалар өчен унөч китап басылды, биш аудиокитап яздырылды. Бүген унөч китапның бишесен тәкъдм итәбез», — диде Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева.

Агымдагы елда барлыгы 300 мең данә китап сатылган. Айсылу Галиева сүзләренчә, шул басмаларның 70 процентын балалар китаплары тәшкил итә.

«Кечкенә балаларга ата-аналар китап сатып ала, чөнки алар аны үзләре дә укый, ә балалар рәсемнәр карый. Шулай ук башлангычта да укыйлар. Татарча укучы балалар кими. Моны әйтеп, мин яңалык ачмыйм», — диде Айсылу Галиева.

Алинә Айдарова 

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*