tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан студенты “Ана теле дәресе” Халыкара бәйгесендә Гран-при яулаган
Татарстан студенты “Ана теле дәресе” Халыкара бәйгесендә Гран-при яулаган

Татарстан студенты “Ана теле дәресе” Халыкара бәйгесендә Гран-при яулаган

Татарстан студенты Әлфия Котлахмәтова Улан-Удэда уздырылган “Ана теле дәресе” бәйгесендә Гран-при яулаган. Бәйге 12-14 ноябрь көннәрендә үткәрелгән.

Педагогия көллиятләре, институтлары һәм университетлары студентлары арасында халыкара һөнәри конкурсы икенче тапкыр оештырылган. Быелгы ярышта Бурятия, Монголия, Кытай, Татарстан, Башкорстан, Якутия, Тыва, Алтай, Иркутск өлкәсе һәм Байкал аръягы краеннан 23 студент көч сынашкан.

Конкурс өч этаптан торган. Беренче өлештә катнашучылар иҗади номер белән үзләрен тәкъдим иткән, икенче өлештә тормышка ашырылган иң яхшы студент проекты хакында сөйләгән. Йомгаклау өлешендә исә ачык дәрес үткәргән.

“Минем өчен иң кыены “Туган як һәм тел бизәкләре” темасына үткәрелгән ачык дәрес булды. Таныш булмаган балалар белән уртак тел таба алмам, дип курыктым. Әмма бар да яхшы узды һәм Бурятия балалары татар телендә үзләренең беренче сүзләрен әйтте. Җиңү минем өчен көтелмәгән булды. Үз көллиятемнең йөзен кызартмавыма мин бик шат”, – диде Әлфия Котлахмәтова.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*