tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тавыш бирүдә катнашыгыз!
Тавыш бирүдә катнашыгыз!

Тавыш бирүдә катнашыгыз!

“Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе Самара өлкәсендә икенче тапкыр “Шигърият дөньясында” дигән бәйге уздыра.

– Күпсанлы үтенечләрне истә тотып, быелгы чараны Татарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышларга булдык. Роберт ага безнең шәһәрдә берничә тапкыр булып, Самара татарлары белән очрашуларда катнашкан, Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең нәфис сүз бәйгесендә жюри рәисе буларак балалар белән аралашкан кеше, – дип сөйләде региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының татар сайты мөхәррире,  “Шигърият дөньясында” бәйгесенең инициаторы Искәндәр Сәетов.

Конкурста катнашу өчен Роберт Миңнуллинның бер шигырен яттан сөйләгәнне видео­га төшереп, “Татар Дуслык” сайтына җибәрергә кирәк иде. Бәйгегә барлыгы 83 эш кабул ителгән. Күпчелек катнашучылар – Самараның “Яктылык” татар һәм Камышлы районы мәктәпләре укучылары. Шулай ук татарлар күмәкләшеп яшәгән Зубчаниновка бистәсеннән, Южный город һәм Крутые Ключи микрорайоннарыннан, Волжский районының Лопатино авылыннан да гаризалар кабул ителгән.

– Бәйгечеләр шулкадәр күп булыр дип уйламаган идек. Өлкә күләмендә игълан ителгән чарада Татарстанда, Чувашстанда, Оренбургта, Магнитогорскида һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез дә катнашырга теләк белдерде. Без аларны да бәйгедә катнаштырырга карар кылдык.

Ә менә Тольятти, Сызран, Новокуйбышевск шәһәрләре татарлары нигәдер катнашмаска булганнар. Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе укучыларының чыгышларын да көткән идек, тик алар да бу юлы читтә калды. “Шигърият дөньясында” бәйгесендә катнашу – бушлай, дистанцион рәвештә уз­ганга, Самарага килеп йөрергә дә кирәк түгел иде бит, – дип уфтана Искәндәр Зиннур улы.

Хәзер инде бәйгегә видеоязмалар кабул итү тәмамланды. 1 ноябрьгә кадәр “Татар Дуслык” сайтының YouTube каналында бәйгечеләр өчен тавыш бирү бара. Сез дә www.youtube.com/view_all_playlists адресы буенча үтеп, үзегезгә ошаган чыгыш өчен тавыш бирә аласыз. Берничә минутка шигърият дөньясына күмелүдән чын ләззәт алырсыз, дип өмет­ләнәбез.

Әминә Шиһапова.

Самара

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*