tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тренер Вакыйф Дәүләтшин: «Хәзерге балаларга ирләр тәрбиясе җитми»
Тренер Вакыйф Дәүләтшин: «Хәзерге балаларга ирләр тәрбиясе җитми»

Тренер Вакыйф Дәүләтшин: «Хәзерге балаларга ирләр тәрбиясе җитми»

Бүген – тренерлар көне. Күп кенә спорт сөюче егетләр һәм кызлар үз остазларын еллар буе онытмый. Тренер күңелендә һәркайсының уңышына, шатлык-сөенеченә, көенеченә дә урын бар. Россиянең һәм Татарстанның атказанган тренеры Вакыйф Дәүләтшин әнә шулай, ди. Тренерлар көне уңаеннан аны бәйрәм белән котладык һәм әңгәмә корып алдык.

– Вакыйф абый! Хәзерге яшьләр  физик яктан әзерлеклеме?

– Яшермим,  мактанып булмый. Балалар физик яктан көчле түгел. Күп вакытлары интернетта уза. Моннан 20 ел элек газетадан бер язма укыдым. Янәсе, озакламый хатын-кызлар ирләргә караганда көчлерәк булачак, диелгән анда. Көлеп куйганым истә. Ә бит уйлап карасаң, тормыш хатын-кызлар кулында. Өйдә әни тәрбиясе, мәктәптә укытучы апа.  Аларга ир-ат игътибары, аралашу җитми. Миңа йөрүчеләр арасында да күп алар. «Абый, ул миңа төртте», – дип тә килеп әйтәләр. Малай кеше сүзе түгел бит инде ул!

– Балаларга нәрсә җитми хәзер?

– Кешеләрдә хөрмәт бетте. Бер-береңне аңлап, ышанып эшләмәсәң, уңышка ирешеп булмый. Спортта үҗәтлек тә, тырышлык та кирәк. Әмма бала сиңа ышанырга тиеш. Ышанмый икән,  уртак тел табу авыр.  Әлбәттә, көрәштә җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Спортка килгән кеше шуны аңларга тиеш. Гел уңышларга гына ирешеп булмаска да мөмкин. Җиңүләр, җиңелүләр кешене тәрбияли.

– Тренерларга мөнәсәбәт үзгәрдеме?

– Әгәр акчаны беренче урынга куйсак, без эшләмәс идек. Без гап-гади укытучылар кебек эшлибез. Минем өчен иң мөһиме – син тәрбияләгән, өйрәткән бала күңеле чиста булу, аның сине тыңлавы, аңлавы. Икәү бергә тотынганда гына уңышка ирешеп була.

– Сезнең кул астында тәрбияләнгән, спортка өйрәнгән егетләрегез белән горурланасызмы?

– Әлбәттә, аларның уңышы өчен бик сөенәм. Раил Нургалиев белән 16 елдан артык шөгыльләнәбез. Соңгы араларда Илмир Төхфәтуллин күтәрелеп китте. Күп кенә җиңүләр яулады. Барысын да аерып әйтеп бетереп булмас. Тормышта да, спортта да үз юлын тапкан, бу минем шәкерт дигән егетләр аз түгел.

– Җиңү һәм җиңелү. Моны егетләр ничек кабул итә?

– Әлеге ике сүз кешене тамырдан үзгәртә. Гел җиңүгә ирешкән кеше кинәт җиңелеп, бөтенләй югалып калырга мөмкин. Андыйлар җиңелүне авыр кичерә. Кемдер спортта зур уңышларга ирешсә дә, тормышта бернәрсәгә дә ирешә алмый. Шуңа да алтын урталыкны табарга кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*