enrutat
Баш бит / «ТМTV» телеканалы 2019 елның иң яхшы 30 җырчысына статуэткалар тапшырачак
«ТМTV» телеканалы 2019 елның иң яхшы 30 җырчысына статуэткалар тапшырачак

«ТМTV» телеканалы 2019 елның иң яхшы 30 җырчысына статуэткалар тапшырачак

5 апрель көнне “Пирамида” мәдәни – күңел ачу комплексында Татарстан республикасы музыка дөньясындагы иң көтелгән вакыйгаларның берсе – V нче “ТатМузТV” музыкаль телевизион премияләрен тапшыру тантанасы узачак.

5 ел дәвамында “Барс Медиа” компанияләр төркеме бүләк иткән масштаблы заманча эстрада музыкасы, ут һәм декорацияләр бәйрәме быел да зур тамаша вәгъдә итә. Популяр музыка сөючеләрне татар эстрадасынын TOP  чарт артистлары, сценография, ультразаманча ут һәм визуаль бизәлеш, сыйфатлы тавыш, сәхнә номерларының кызыклы куелышы, төгәл тайминг һәм, әлбәттә, яраткан хитлар көтә.

Быелгы юбилей шоуы үзенчәлекле булачак. 30 башкаручы «non stop» форматында тамашачыга үзенең музыкаль тарихын сөйләячәк. 5 номинациядә (“Яңа буын”, “Популярлык көрәше”, “Креатив карар”, “Визуаль үзгәреш”, “Легендалар”) иң яхшы башкаручылар билгеләнәчәк. 5 пар алып баручы халык сайлаган җырчыларны статуэткалар белән бүләкләячәк.

Премия лауреатлары – ТМTV каналы хит-парадларына даими кергән башкаручылар. Премия тарихында беренче тапкыр башкаручылар өчен телеканал сайтында телетамашачылар тавыш бирәчәк. Тамашачылар сайлаган башкаручының осталыгын эксперт жюри раслаячак. Димәк, сәхнәдә яңгыраячак һәр җыр – 100%лы хит.

Яраткан җырчы өчен тавыш бирү телеканал сайтында март башында ук башланачак. Нәкъ менә тамашачы яңа йолдыз кабыза яисә яраткан башкаручысына кадерле музыкаль бүләк иясе булырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*