tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең татар яшьләре форумы старт ала
Төмән өлкәсенең татар яшьләре форумы старт ала

Төмән өлкәсенең татар яшьләре форумы старт ала

15-17нче ноябрьдә Төмән өлкәсенең Төмән шәһәрендә Татар яшьләре форумы узачак. Екатеринбург, Пермь, Омск, Чиләбе, Тобольск, Урай, Сургут, Казан, Мәскәү шәһәрләреннән 30га якын катнашучы көтелә. Оештыручы: Төмән өлкәсенең “Яшь буын” татар яшьләре оешмасы.

Программа буенча тарихи лекцияләр, мәдәни чаралар, татарлар белән бәйле урыннар буенча экскурсияләр, татарча проектлар менеджменты турында тарихчылар, сәясәтчеләр, яшьләр оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, сәясәтче Руслан Айсин, тарих фәннәре кандидаты Дамир Исхаков, физика һәм математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин чыгыш ясаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*