tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Нәүрүз бәйрәме
Тубылда Нәүрүз бәйрәме

Тубылда Нәүрүз бәйрәме

21 март – язгы кояшлы көн. Шәһәрнең  Александр бакчасында төрле милләт халкын җыйган  Нәүрүз бәйрәменә шәһәр мәчете имамы Ибраһим  хәзрәт Сухов изге  догалар укып, бу чарага фатиха биргәннән соң,  алып баручылар Рузалия Корманалиева,  Айгөл Мәүлекаева  бәйрәмнең мәгънәсен аңлатып концерт программасын  ачтылар. Берсеннән берсе матур чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм күренешләрен тамашачылар  җылы кабул итте. Тубыллыларны һәм шәһәр кунакларын шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты рәисенең урынбасары Лилия Дмитриева, азербайжан  иҗтимагый оешма җитәкчесе Камалетдин Ярыев котлап муллык, күтәренке кәеф, тыныч күк йөзе, милләтара дуслык теләделәр. Бәйрәм сәхнәсеннән  Нурхәят Шаһбанова, Хәсән Хучашев һәм башка җырчылар,“Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләр татар телендә җырлар башкардылар,  рус, үзбәк, төрек телләрендә үзешчән артистлар башкаруында да җырлар яңгырады.  Шәһәрнең мәдәният һәм сәнгать  үзәкләреннән җырчылар, биючеләр дә сынатмадылар. Дәртле биюләр карап, күңелле  җырлар тыңлап шәһәр халкы ял итте. Сәхнәдән  Рузалия Корманалиева  Нәүрүз бәйрәмен Себердә Әмәл, Садака, Көлцән дип атаганнары турында сөйләп, бәйрәмгә килгән тамашачылардан  такамаклар җырлатып, кәнфитләр, күчтәнәчләр  белән сыйлау йоласын да үткәрде. Бәйрәм тамашасы ахырына якынлашкач, сәхнәгә балалар күтәрелде. Аларга Нәүрүз бәйрәменә килгән өлкән яшьтәге апалар акча сибеп, яңадан Әмәл әйтеп, бәйрәмне татарча бию белән йомгакладылар. Милли ризыкларга бай  бәйрәм табыны килгән кунакларны җылы каршы алды. Кайнар чәйләр эчеп, аралашып файдалы, күңелле вакытларын уздырды шәһәр халкы. Быел Нүрүз бәйрәмендә балалар өчен төрле  мавыктыргыч уеннар оештырылды. Кояшлы  язгы көнне салкын кышны озатып, Нәүрүз, Әмәл бәйрәмнәрен  күпмилләтле шәһәр халкы күңелле каршы алды.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*