tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә туган телне, гореф-гадәтләрне балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр
Удмуртиядә туган телне, гореф-гадәтләрне балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр

Удмуртиядә туган телне, гореф-гадәтләрне балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр

Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү – 107нче балалар бакчасының иң мөһим бурычларының берсе.

Ел саен Удмуртия Республикасы “Ак калфак” оешмасы белән берлектә бакчада нәниләрне “Кояшкай” төркеменә кабул итү чарасы уза. Быел ул унберенче тапкыр үтте.

Узган бәйрәм балалар һәм ата-аналар өчен беренче чара. Ике ай йөрүләренә генә карамастан, балалар, әти-әниләрен, килгән кунакларны туган телебездә шигырь сөйләп, биеп һәм җырлап шаккаттырдылар.

Бәйрәм ахырында, һәрбер нәнигә энҗе бөртекләре тапшырылды, димәк бу балалар чын мәгънәсендә энҗе бөртекләре булып, бакчаның, милләтебезнең якты киләчәге, халкыбызның ышанычлы кыз-уллары булып үсәрләр.

Әти-әниләр балаларына татар мөхитендә тәрбия алуларына, туган телебезне өйрәнүләренә, ана телендә шигырь сөйләүләренә чиксез шат. Без, педагоглар, үз чиратыбызда, бакчада туган телне өйрәнүче, бер төркем (30 бала) балаларның саны артуына куанабыз, киләчәгебезгә якты өметләр баглыйбыз.

Бриллиант Абдрахманова, 107 нче балалар бакчасы мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*