tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әлиф» спектакле һәм Радик Мусин күргәзмәсе: Румыниядә Татарстан көннәре узачак
«Әлиф» спектакле һәм Радик Мусин күргәзмәсе: Румыниядә Татарстан көннәре узачак

«Әлиф» спектакле һәм Радик Мусин күргәзмәсе: Румыниядә Татарстан көннәре узачак

Румыниядә Россия мәдәнияте көннәрен үткәрү барышында Татарстан Республикасы көннәре дә оештырылачак. Бухаресттагы Россия фән һәм мәдәният үзәге сайты шул хакта хәбәр итә.

14 ноябрьдә Бухарест үзәгендә рәссам Радик Мусинның күргәзмәсе ачылачак. Аның эшләре Уфаның Х-МAX галереясында һәм Башкортстан башкаласындагы иҗтимагый киңлекләрдә тәкъдим ителгән.

Шул ук көнне «Риваять» ансамбле концерты узачак. Ансамбльнең музыкантлары 30дан артык музыка коралында уйный. Алар арасында борынгы нугай, башкорт, хәзерге татар курае, думбра, сорнай, кубыз, борын кубызы һ.б. халык уен кораллары бар.

Моннан тыш, 16 ноябрьдә Константин Ноттар исемендәге театрда тамашачылар игътибарына Туфан Имаметдиновның «Әлиф» хореографик спектакле тәкъдим ителәчәк. Әлеге спектакль татар язуының язмышына багышланган. Анда катнашкан биюче Нурбәк Батулла «Алтын битлек» премиясенә лаек булды.

Бухарестта Россия мәдәнияте көннәре 19 октябрьдә ачыла. Әлеге чара Румыниядә инде тугызынчы тапкыр уза, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Бу – киң итеп ачылган тәрәзә. Аңа карагач, Румыниядә яшәүчеләр Россия һәм россиялеләрнең бүгенге тормышы турында тагын да күбрәк беләчәк», – дип искәртте Россиянең Бухаресттагы илчесе Валерий Кузьмин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*