enrutat
Баш бит / Удмуртиянең Лудорвай музей-тыюлыгында — авыл бәйрәме
Удмуртиянең Лудорвай музей-тыюлыгында — авыл бәйрәме

Удмуртиянең Лудорвай музей-тыюлыгында — авыл бәйрәме

Шәһәр халкына бер көнгә авыл мохитына, авыл чынбарлыгына чуму мөмкинлеге тудырылып, Удмуртиядә өченче ел рәттән Гурт-фест фестивале оештырылып килә. “Авыллар кечерәя, бетә барганда, бу чара аерым әһәмияткә ия, кайсы гына милләтне алма, аның гореф-гадәтләрен әлегә авыллар саклый”, — диләр оештыручылар. Ел саен авыл көнкүрешен, мәдәниятен төрле яктан күрсәтергә омтылалар алар.

Лудорвай музей-тыюлыгы августның бер көнендә күпмилләтле олы бер авылга әверелә — республиканың күпмилләтле халкы җыела, кунаклар башка төбәкләрдән һәм хәтта чит илләрдән дә килә Гурт-фест фестиваленә. “Гурт” сүзе удмурт теленнән “авыл” дип тәрҗемә ителә. Тантана йөзьяшәр җил тегермәне канатларын кузгатып җибәрү белән башлана — Удмуртиядә сакланып калган бердәнбер канатлы агач корылма ул. Фестиваль Бал спасы көненә туры китерелә.

Быел да фестивальне авыл халкы тормышын чагылдыра торган күргәзмәләр бизәде. Биредә бисермән, рус, удмурт, татар, мари, ханты-манси халкының көнкүреше белән танышырга мөмкин иде. Фестивальдә ел саен татар мәдәниятен тәкъдим итү матур гадәткә әйләнде. Элекке елларда фестивальдә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Бәхет”, “Шатлык”, Кистем авылы ансамбльләре актив катнашсалар, быел исә инде икенче ел рәттән Кияс районыннан килгән “Чулпан” ансамбле катнашты. Сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл татар халкының кунакчыллыгын, ачык күңеллелеген ачып салган. Узган гасырдагы авыл өйләренә охшатып әзерләнгән өй эчендә — чигүле сөлгеләр, мендәрләр дә, баскан итекләр дә, суккан паласлар да урын алган. Ерактан ук матур сәхнә костюмнары белән үзләренә тартып торды алар ул көнне.
Татар авылы мәдәнияте белән якыннанрак танышырга теләгән һәркемне баян, гармунга кушылып башкарылган моңлы, дәртле җырлар белән каршы алды “Чулпан” коллективы. “Татар халкы — кунакчыл халык, шуңа күрә иң беренче өстәлебезне сый-нигъмәт белән тутырырга тырышабыз. Чәкчәк, дөге, алма бәлешләре, баллы ризыклар, коймакны әле дә мичтә пешерәбез, агымдагы елда газ керсә дә, мичләрне сүтәргә җыенмыйбыз”, — ди Кияс районы Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсе рәисе Мәсхүдә Бәхтиева.

Фестивальдә кайсы халык көйләрен ишетмисең дә, нинди уен коралларын күрмисең. “Нарс-юх” ханты теленнән “уйный торган агач” дип тәрҗемә ителә, көймәгә охшатып ясалган. Юлдашы уйнаган арада Ханты-Манси автоном округы кунагы Светлана Остопович халыкны ысланган балык белән сыйлый. Аз санлы манси халкы вәкиле фестивальгә икенче елын тәҗрибә тупларга килә бирегә. “Бездә гореф-гадәтләр хәтта авылларда да сакланмаган диярлек, милли киемнәрдән иң ерак кечкенә авылларда гына йөриләр. Шәһәрдә зур милли бәйрәмнәрдә генә кияләр, матур булгач кызыктыра үзе. Бездә изүлекне сәйлән белән чиккәннәр. Биредәге кунаклар: “Сәйлән каян алганнар?” — дип кызыксыналар.

Ерактан килгән сәүдәгәрләрдән балык, киек җанвар тиресенә алыштырып сәйлән алганнар”, — диде ул. Әгерҗе шәһәре мәдәният йортының Марат Муллаәхмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун” ансамбле фестивальгә үзенең чыгышы белән ямь, үзебезнең милли аһәңнәребезне өстәде.
Фестиваль — гореф-гадәтләрне сакларга этәрүче һәм өйрәтүче чара да. Остаханәләрдә һөнәрләр белән танышу, үз кулың белән ни дә булса ясап карау мөмкинлеге бар иде. Моңа кадәргеләре концерт һәм бал ярминкәсе белән чикләнсә, быелгы фестиваль чараларның күптөрле һәм мавыктыргыч булуы белән шаккатырды. Олы әйлән-бәйләнгә генә дә җиде йөзгә якын кеше кушылды.

Фәнзилә Салихова,
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*