tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Мәҗит Гафурины хөрмәтләделәр
Уфада Мәҗит Гафурины хөрмәтләделәр

Уфада Мәҗит Гафурины хөрмәтләделәр

28 гыйнвар көнне Уфа Актерлар йортында унбишенче тапкыр «Мәҗит Гафурине укыйбыз-2019» конкурсының финалы һәм Гала–концерты узды. Халыкара конкурста Австралия, Македония, Чехия һәм башка илләрдән вәкилләр катнашты. Барлыгы 200 дән артык кеше ярышты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге.

Чара программасында иң яхшы катнашучылар, язучыларның чыгышлары, Мәҗит Гафури мемориаль музей-йортында булу, Мәҗит Гафури һәйкәленә чәчәкләр кую, бөек шагыйрь каберенә баш ию каралган иде.

Бәйгенең традицион оештыручысы – Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният Фонды. Чараның партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге, Бөтендөнья башкорт корылтае, Мәҗит Гафури исемендәге музей (Уфа), Гафури районының Зилим-Каран авылындагы шагыйрь музее, гафурилыларның “Табын” якташлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*